Карар 14.10.2022 №171 "«Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс уздыру тәртибе турында» 2015 елның 26 октябрендәге 12 номерлы Арча район Советы карарына(10.11.2016 №76, 24.03.2017 №112, 18.07.2017 №133, 14.03.2019 №238, 19.09.2019 №272, 11.03.2020 №313, 09.09.2020 №347, 16.10.2020 №17, 20.04.2021 №56, 13.07.2021 №72, 28.04.2022 №137, 26.05.2022 №148 үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү хакында "

Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс уздыру буенча комиссия эшчәнлеген камилләштерү максатлыннан Арча район Советы карар бирде:

1. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс уздыру тәртибе турында» Арча район Советының  2015 елның 26 октябрендәге 12 номерлы карары (10.11.2016 №76,  24.03.2017 №112,  18.07.2017 №133,  14.03.2019 №238,  19.09.2019 №272,  11.03.2020 №313,  09.09.2020 №347,  16.10.2020 №17,  20.04.2021 №56,  13.07.2021 №72,  28.04.2022 №137,  26.05.2022 №148 үзгәрешләр белән)  белән расланган  Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс уздыру тәртибе турындагы  нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1.Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс уздыру тәртибе турында нигезләмәнең 24 пунктының 1абзацын  түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«24. Конкурс уздырганда конкурс комиссиясе кандидатларны алар тапшырган документлар нигезендә, шулай ук  федераль законнарга һәм Россия Федерациясенең башка норматив-хокукый актларына каршы килми торган конкурс процедуралары нигезендә, кандидатның һөнәри һәм шәхси сыйфатларын шәхси әңгәмә рәвешендә бәяләү, әлеге нигезләмәнең 2 нче кушымтасында расланган сораулар исемлеге кысаларында һәм «Кадрларны бәяләү системасы» сервисында тест үткәрү ысулларын кулланып бәяли.».

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

Арча  муниципаль  районы башлыгы,

район Советы рәисе                                                                        И.Г.Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 20.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International