Карар 14.10.2022 №172 "«Муниципаль хезмәткәрләргә аттестация үткәрү һәм Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренә класслы чиннар бирү тәртибе турында» Арча район Советының 2015 елның 24 апрелендәге 331 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында (10.11.2015 №17, 10.11.2016 №81, 14.03.2020 № 237, 19.09.2019 № 270, 20.05.2020 №329, 16.10.2020 №19, 20.04.2021 №58, 28.04.2022 №140 үзгәрешләр белән)"

Арча муниципаль районының муниципаль хезмәткәрләренә аттестация үткәрү буенча комиссия эшчәнлеген оештыруны камилләштерү, класслы чиннар бирү өчен квалификация имтиханнарын кабул итү максатыннан Арча район Советы КАРАР БИРДЕ:

1. «Муниципаль хезмәткәрләргә аттестация үткәрү һәм Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренә класслы чиннар бирү тәртибе турында» Арча район Советының 2015 елның 24 апрелендәге 331 номерлы карарына  (10.11.2015 №17,  10.11.2016 №81, 14.03.2020 № 237, 19.09.2019 № 270, 20.05.2020 №329, 16.10.2020 №19, 20.04.2021 №58, 28.04.2022 №140 үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. Муниципаль хезмәткәрләрне аттестацияләү турында нигезләмәнең 3 бүлегенең 14 пунктындагы 4 абзацын яңа редакциядә бәян итәргә:

«Шул ук вакытта муниципаль хезмәткәрләргә вазыйфаи инструкцияне үтәү нәтиҗәләре, муниципаль хезмәткәрнең һөнәри белеме һәм эш тәҗрибәсе, муниципаль хезмәткәрләрнең чикләүләрне үтәве, тыюларны бозулары булмавы, муниципаль хезмәт турындагы законнарда билгеләнгән хезмәт тәртибен һәм йөкләмәләрне таләпләрен үтәве, «Кадрларны бәяләү системасы» сервисында тест нәтиҗәләре, ә башка муниципаль хезмәткәрләргә карата оештыру-күрсәтмә вәкаләтләре бирелгән муниципаль хезмәткәрне аттестацияләгәндә шулай ук оештыру сәләте исәпкә алынырга тиеш.»

Арча муниципаль районы хезмәткәрләренә класслы чиннар бирү тәртибе турында нигезләмәнең 2 бүлегенең 35 пунктын яңа редакциядә бәян итәргә:

«35. Квалификация имтиханын үткәргәндә комиссия муниципаль хезмәткәрләрнең вазыйфаи инструкцияләре таләпләре, муниципаль хезмәткәрләр башкара торган эшнең катлаулылыгы һәм җаваплылыгы таләпләренә яраклаштырып, федераль законнарга һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларына каршы килми торган имтихан процедуралары нигезендә, муниципаль хезмәткәрләрнең һөнәри сыйфатларын бәяләү ысулларын кулланып, муниципаль хезмәткәрләрнең белемнәрен һәм күнекмәләрен (һөнәри дәрәҗәсен), «Кадрларны бәяләү системасы» сервисында шәхси әңгәмәне һәм тест алуны да кертеп бәяли.»

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башлыгы урынбасарына йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                                  И.Г.Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 18.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International