Карар 14.12.2022 №180 "Муниципаль милектәге мөлкәтне арендалау шартнамәләре буенча аренда түләвен кичектереп тору һәм аренда шартнамәләрен өзү турында"

«Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация игълан итү турында» Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 21 сентябрендәге 647 номерлы Указы нигезендә яисә «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» 1998 елның 28 мартындагы 53-ФЗ номерлы Федераль законның  (алга таба –Федераль закон) 38 статьясындагы 7 пункты нигезендә төзелгән контракт буенча хәрби хезмәт үтүче яисә Россия Федерациясе Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ихтыярый ярдәм күрсәтү турында контракт төзегән затларга хәрби хезмәт үтү яки Россия Федерациясе Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ихтыярый ярдәм күрсәтү вакытына Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәтен арендалау шартнамәләре буенча аренда түләвен кичектерү турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 16 ноябрендәге  2507-р номерлы күрсәтмәсе, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 15 октябрендәге 3046-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның 20.10.2022 елның 20 октябрендәге  51883-МР номерлы күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, Арча район Советы карар бирде:

1. Арча муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына «Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация игълан итү турында» Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 21 сентябрендәге 647 номерлы Указы нигезендә яисә «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» 1998 елның 28 мартындагы 53-ФЗ номерлы Федераль законның (алга таба –Федераль закон) 38 статьясындагы 7 пункты нигезендә төзелгән контракт буенча хәрби хезмәт үтүче  яисә Россия Федерациясе Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ихтыярый ярдәм күрсәтү турында контракт төзегән Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының муниципаль казнасын (шул исәптән җир кишәрлекләрен) тәшкил итүче мөлкәтне арендалау шартнамәләре буенча аларны арендалаучы булган физик затларга, шул исәптән шәхси эшкуарларга, бер үк физик зат юридик затның гамәлгә куючысы (катнашучысы) һәм аның җитәкчесе булган юридик затларга, әгәр әлеге физик затлар, шул исәптән шәхси эшкуарлар, бер үк физик зат юридик затның гамәлгә куючысы (катнашучысы) һәм аның җитәкчесе булып торса, түбәндәгеләрне тәэмин итәргә:

           а) әлеге карарның 4 пунктында күрсәтелгән вакытка аренда түләвен кичектереп тору (алга таба - аренда түләвен кичектереп тору);

          б) штраф санкцияләрен кулланмыйча аренда шартнамәләрен өзү мөмкинлеге.

2. Әлеге карарның 1 пунктының «а» пунктчасында күрсәтелгән аренда түләвен кичектереп тору түбәндәге шартларда гамәлгә ашырыла:

           аренда түләвен кичектереп тору вакытына әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән зат тарафыннан шартнамә буенча арендалана торган мөлкәттән файдаланмау;

          арендалаучы арендага бирүчегә, шул исәптән ышанычлы затлар аша, федераль башкарма хакимият органы тарафыннан бирелгән Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәт узу яисә Россия Федерациясе Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ихтыярый ярдәм күрсәтү турында Федераль законның 38 статьясындагы 7 пункты яисә контракт нигезендә хәрби хезмәт узу статусын раслаучы документларның күчермәләрен кушып, аренда түләвен кичектереп тору турында хәбәрнамә җибәрә;

          әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән арендалаучыга әлеге карарның 4 пункты нигезендә исәпләнгән вакытка аренда түләве кичектереп торыла;

          аренда түләве буенча бурыч аренда түләвен  кичектереп тору вакыты тәмамланган көннән соң аренда шартнамәсе буенча айлык аренда түләвенең яртысыннан артмаган күләмендә өстәмә килешү нигезендә этаплап, айга бер тапкырдан да ешрак булмаган ешлыкта түләнергә тиеш;

          арендалаучыга аренда түләвен  кичектереп тору сәбәпле арендалаучы тарафыннан түләнергә тиешле өстәмә түләүләр билгеләү рөхсәт ителми;

          әлеге карарның 4 пунктында күрсәтелгән вакытта штрафлар, чит акчалардан файдаланган өчен процентлар яисә арендалаучы тарафыннан аренда түләвен кертү тәртибен һәм срокларын үтәмәүгә бәйле рәвештә җаваплылыкның башка чаралары (шул исәптән мондый чаралар аренда шартнамәсендә каралган очракларда) кулланылмый.

           3. Әлеге карарның 1 пунктының «б» пунктчасында күрсәтелгән штраф санкцияләрен кулланмыйча аренда шартнамәсен өзү түбәндәге шартларда гамәлгә ашырыла:

         арендалаучы арендага бирүчегә, шул исәптән ышанычлы затлар аша, федераль башкарма хакимият органы тарафыннан бирелгән Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәт узу яисә Россия Федерациясе Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ихтыярый ярдәм күрсәтү турында Федераль законның 38 статьясындагы 7 пункты яисә контракт нигезендә хәрби хезмәт узу статусын раслаучы документларның күчермәләрен кушып, аренда шартнамәсен өзү турында хәбәрнамә җибәрә;

        аренда шартнамәсе аренда шартнамәсен өзү турында хәбәрнамә алган көннән соң өзелергә тиеш;

        штрафлар, чит акчалардан файдаланган өчен процентлар яисә аренда шартнамәсен өзүгә бәйле рәвештә җаваплылыкның башка чаралары кулланылмый (шул исәптән, мондый чаралар аренда шартнамәсендә каралган очракларда).

        4. Аренда түләвен кичектереп тору срогы 90 көнгә озайтылган мобилизация срогы буларак исәпләнә һәм әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән затның хастаханәләрдә, госпитальләрдә булу, стационар шартларда мобилизация вакытында алынган гарипләнү (яралану, җәрәхәтләнү, контузиядән) яисә авырулардан дәвалану вакытына, шулай ук әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән зат хәбәрсез югалган дип танылган очракта, аны билгесез дип тану турындагы суд карары юкка чыгарылганчы яки аны үлгән дип игълан итү вакытына кадәр озайтыла.

          Әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән зат мобилизация вакытында һәлак (вафат) булган очракта яки күрсәтелгән вакыттан соң мобилизация вакытында алган гариплек (яралану, травма, контузия) яисә авыру сәбәпле үлгәндә, шулай ук аны Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә I төркем инвалиды дип тану очрагында, кичектереп тору вакытына аренда түләве алынмый.

       Мобилизация  вакытында имгәнү (яралану, травма, контузия)  яки авыру, яисә Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә I төркем инвалид дип танылу сәбәп-бәйләнеше хәрби-медик комиссия һәм (яисә) федераль учреждениеләр тарафыннан медик-социаль экспертиза буенча билгеләнә.

        5. Аредалаучы булып «Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация игълан итү турында» Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 21 сентябрендәге 647 номерлы Указы нигезендә яисә «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» 1998 елның 28 мартындагы 53-ФЗ номерлы Федераль законның (алга таба –Федераль закон) 38 статьясындагы 7 пункты нигезендә төзелгән контракт буенча хәрби хезмәт үтүче  яисә Россия Федерациясе Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ихтыярый ярдәм күрсәтү турында контракт төзегән Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының муниципаль казнасын (шул исәптән җир кишәрлекләрен) тәшкил итүче мөлкәтне арендалау шартнамәләре буенча аларны арендалаучы булган физик затларга, шул исәптән шәхси эшкуарларга, бер үк физик зат юридик затның гамәлгә куючысы (катнашучысы) һәм аның җитәкчесе булган юридик затларга, әгәр әлеге физик затлар, шул исәптән шәхси эшкуарлар, бер үк физик зат юридик затның гамәлгә куючысы (катнашучысы) һәм аның җитәкчесе булып торса, муниципаль милек хуҗалык алып бару хокукында яисә оператив идарә итү хокукында беркетелгән муниципаль предприятиеләргә һәм муниципаль учреждениеләргә муниципаль милекне арендалау шартнамәләре буенча түбәндәгеләрне тәэмин итәргә:

а) әлеге карарның 4 пунктында күрсәтелгән вакытка аренда түләвен кичектереп тору;

б) штраф санкцияләрен кулланмыйча аренда шартнамәләрен өзү мөмкинлеге.

6. Әлеге карарның 5 пунктының «а» пунктчасында күрсәтелгән аренда түләвен кичектереп тору әлеге карарның 2 пунктында каралган шартларда гамәлгә ашырыла.

7. Әлеге карарның 5 пунктының «б» пунктчасында күрсәтелгән штраф санкцияләрен кулланмыйча аренда шартнамәсен өзү әлеге карарның 3 пунктында каралган шартларда гамәлгә ашырыла.

 8. Әлеге карарның гамәли көче 2022 елның 21 сентябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

 9. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.          

10. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны  Арча муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына йөкләргә.

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                          И.Г.Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 26.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International