«Дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру турында» 2001 елның 21 декабрендәге 178-ФЗ номерлы, «Дәүләт милкендә яки муниципаль милектә булган һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектлары арендалый торган күчемле һәм күчемсез мөлкәтне читләштерү үзенчәлекләре һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2008 елның 22 июлендәге 159-ФЗ номерлы федераль законнар, Арча район Советының 2008 елның 27 декабрендәге 224 номерлы карары белән расланган «Арча муниципаль районында муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру тәртибе турында нигезләмә (14.10.2011 №74, 17.05.2012 №137, 28.05.2015 №342, 12.07.2016 №61, 10.11.2016 №87,10.11.2017№152,19.09.2019№275 үзгәрешләр белән) нигезендә, муниципаль идарәнең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан, Арча район Советы карар бирде:
«III бүлек. 2024 елда хосусыйлаштыру планлаштырыла торган муниципаль мөлкәт исемлегенә түбәндәге эчтәлектәге 14-17 пунктлар өстәргә:
III бүлек. 2024 елда хосусыйлаштыру планлаштырыла торган муниципаль мөлкәт исемлеге
№ т/б
|
Мөлкәтнең исеме һәм урнашкан урыны
|
Характеристикасы |
Хосусыйлаштыру күздә тотылган вакыт хосусыйлаштыруны үткәрү вакыты |
14. |
HYUNDAI NF SONATA 2.0 GL МТ
|
2010 елда чыгарылган, төсе көмеш |
ел дәвамында |
15. |
FIAT DUCATO VIN Z7G244000ВS030475, ВТ403 116 RUS дәүләт номерлы |
2011 елда чыгарылган, төсе сары |
ел дәвамында |
16. |
Чапкыч КРН-2 1Б
|
2022 елда чыгарылган, төсе кызыл |
ел дәвамында |
17. |
Җир кишәрлеге белән торак булмаган бина (балалар бакчасы), Арча районы, Яңасала авылы, Яшьләр урамы, 5 йорт |
Бер катлы, мәйданы 140.2 кв.м |
ел дәвамында |
2. Арча район Советының 24.03.2023 № 200 карары белән расланган «2023 елга Арча муниципаль районы муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның фараз планына үзгәрешләр кертү турында» 16.04.2024 елның 16 апрелендәге 273 номерлы карарын (25.04.2023 №217, 06.07.2023 №224, 28.09.2023 №235 үзгәрешләр белән) үз көчен югалткан дип танырга.
3.Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (www.arsk.tatarstan.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга.
4. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.
5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына йөкләргә.
Арча муниципаль районы башлыгы,
Арча район Советы рәисе И.Г.Нуриев