«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы, «Муниципаль берәмлекләр уставларын дәүләт теркәвенә алу турында» 2005 елның 21 июлендәге 97-ФЗ номерлы федераль законнар, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Арча район Советы карар бирде:
1. Арча район Советының 2021 елның 20 апрелендәге 60 номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районы Уставына (14.10.2022 № 169, 28.09.2023 №233 үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне һәм өстәмәләрне кертергә:
1. 6 статьяның 1 пунктында:
1). 35 пунктчаны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«35) балалар һәм яшьләр белән эшләү буенча җирлекара характердагы чаралар оештыру һәм гамәлгә ашыру, яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда катнашу, яшьләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү һәм яклау чараларын эшләү һәм гамәлгә ашыру, яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның төп юнәлешләре буенча муниципаль программалар эшләү һәм гамәлгә ашыру, яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мониторингын оештыру һәм гамәлгә ашыру»;
2). 36 пунктчада «, шулай ук рекреация максатларында су объектларыннан файдалану кагыйдәләреннән» сүзләрен өстәргә;
2. 31 статьяның 7 пунктына түбәндәге эчтәлекле 10.1 пунктча өстәргә:
«10.1) аның чит ил агенты статусын алуы;»;
3. 48 статьяның 1 өлешендәге 6 пунктның алтынчы абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«- балалар һәм яшьләр белән эшләү буенча җирлекара характердагы чаралар оештыра һәм гамәлгә ашыра, яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда катнаша, яшьләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү һәм яклау чараларын эшли һәм гамәлгә ашыра, яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның төп юнәлешләре буенча муниципаль программалар эшли һәм гамәлгә ашыра, яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның мониторингын оештыра һәм гамәлгә ашыра»;
48 статьяның 1 өлешендәге 8 пунктның алтынчы абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«- Россия Федерациясенең су законнарында билгеләнгән чикләрдә су объектлары милекчесе вәкаләтләрен гамәлгә ашыра, гомуми файдаланудагы су объектларыннан шәхси һәм көнкүреш ихтыяҗлары өчен файдалану кагыйдәләрен, гражданнарның гомуми файдаланудагы су объектларына һәм аларның яр полосаларына ирекле керүен тәэмин итүне дә кертеп, шулай ук су объектларыннан рекреация максатларында файдалану кагыйдәләрен билгели»;
48 статьяның 1 өлешендәге 3 пунктка түбәндәге эчтәлекле уникенче абзац өстәргә:
«- муниципаль район милкендәге җир кишәрлекләре чикләрендә урнашкан территорияләргә карата әйләнә-тирә мохиткә тупланган зыянлы объектларны ачыклауны һәм мондый зыянны бетерүне оештыра»;
26 статьяны үз көчен югалткан дип танырга;
9)VIII бүлекне һәм 59 статьяны үз көчен югалткан дип танырга;
10) 48 статьяның 3 пунктында «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль закон» сүзләрен «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль закон» сүзләренә алмаштырырга;
11) 73 статьяның 1 пунктындагы 3 пунктчада «район башкарма комитеты җитәкчесе карарларын һәм күрсәтмәләрен» сүзләрен «район башкарма комитеты карарларын һәм күрсәтмәләрен» сүзләренә алмаштырырга;
4. 78 статьяны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«78 статья. Муниципаль хокукый актларны халыкка җиткерү һәм аларның үз көчләренә керү тәртибе»
1. Кеше һәм гражданның хокукларына, ирекләренә һәм бурычларына кагылышлы муниципаль норматив хокукый актлар, Арча муниципаль районы гамәлгә куйган оешмаларның хокукый статусын билгеләүче муниципаль норматив хокукый актлар, шулай ук җирле үзидарә органнары арасында төзелә торган килешүләр алар халыкка рәсми игълан ителгәннән соң үз көченә керә.
2. Муниципаль норматив хокукый актны, шул исәптән җирле үзидарә органнары арасында төзелгән килешүне рәсми рәвештә халыкка җиткерү булып түбәндәгеләр тора:
1) Тулы текстны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (https://pravo.tatarstan.ru массакүләм мәгълүмат чарасы буларак теркәлү турында таныклык ЭЛ №ФС77-60244 элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан (Роскомнадзор) 17.12.2013 бирелгән яисә «Арча хәбәрләре» («Арчский вестник») Арча район газетасында (массакүләм мәгълүмат чарасы буларак теркәлү турында таныклык ЭЛ № ФС77–47527 элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан 30.11.2011 бирелгән) рәсми бастырып чыгару;
2) Арча муниципаль районының «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру;
3. Гражданнарның Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталына керүен тәэмин итү өчен түбәндәге адреслар буенча «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәренә тоташу пункты эшли: ТР, Арча МР, Арча шәһәре, Совет мәйданы, 12.
4. Муниципаль норматив хокукый актлар, җирле үзидарә органнары арасында төзелә торган килешүләр, федераль закон белән таратылуы чикләнгән белешмәләр булган муниципаль хокукый актлардан яисә аларның аерым нигезләмәләреннән тыш, аларга кул куелган көннән алып 7 көн эчендә халыкка җиткерелә.
5. Арча район Советының салымнар һәм җыемнар турындагы норматив хокукый актлары Россия Федерациясе Салым кодексы нигезендә үз көченә керә.
6. Әлеге статьяның 1 пунктында күрсәтелмәгән муниципаль хокукый актлар, әгәр актның үзендә башкасы билгеләнмәгән булса, аларга кул куелган көннән үз көченә керә.
7. Муниципаль хокукый актларны, шул исәптән җирле үзидарә органнары арасында төзелгән килешүләрне халыкка җиткерү (рәсми бастырып чыгарудан тыш) гамәлгә ашырыла торган вакытлы матбугат басмаларының, «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге тиешле сайтларның домен исемнәрен һәм аларны массакүләм мәгълүмат чаралары буларак теркәү турындагы белешмәләрне күрсәтеп, вакытлы матбугат басмаларының, челтәр басмаларының исемлеге Арча муниципаль районы башлыгының хокукый актын бастырып чыгару юлы белән халыкка җиткерелә.»
8. 13 статьяның 7 пунктында, 18 статьяның 10 пунктында, 19 статьяның 6 пункты 6 пунктчасында һәм 7 пунктында, 22 статьяның 3 пункты 1 пунктчасында, 33 статьяның 6 пункты 1 пунктчасында, 8 һәм 11 пуктларында, 34 статьяның 5 пунктында, 47 статьяның 18 пунктында, 49 статьяның 6 пунктында, 52 статьяның 3 пункты 3 пунктчасында, 57 статьяның 3 пунктында, 76 статьяның 2 пункты 14 пунктчасында һәм 3 пунктында, 90 статьяның 7 пунктында өченче абзацта «Россия Федерациясе субъекты» сүзләрен «Татарстан Республикасы» сүзләренә алмаштырырга»;
9. 49 статьяның 6 пунктында, 57 статьяның 3 пунктында «Россия Федерациясе субъектының иң югары вазыйфаи заты» сүзләрен «Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе)» сүзләренә алмаштырырга.
2. Әлеге карарны законнарда билгеләнгән тәртиптә дәүләт теркәвенә җибәрергә.
3. Әлеге карарны дәүләт теркәвенә алганнан соң Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravо.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
4. Әлеге карар «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 44 статьясындагы 8 өлеше нигезендә үз көченә керә.
5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.
Арча муниципаль районы башлыгы,
Арча район Советы рәисе И.Г. Нуриев