Кадрлар үзгәрүгә бәйле рәвештә, хезмәт (вазыйфаи) тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия эшчәнлеген оештыруны камилләштерү максатыннан, Арча район Советы карар бирде:
1. «Хезмәт (вазыйфаи) тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия турында нигезләмәне раслау хакында» Арча район Советының 2018 елның 14 августындагы 187 номерлы карары (13.10.2018 №202 14.03.2019 №236, 19.09.2019 №273, 16.10.2020 №16, 20.04.2021 №59, 13.07.2021 №73, 12.11.2021 №94, 28.04.2022 №138, 25.08.2023 №229 үзгәрешләр белән) белән расланган хезмәт (вазыйфаи) тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия (алга таба-Комиссия) составына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
1)Комиссия составыннан И.Р.Нотфуллинны, Э.И.Салихованы чыгарырга;
2)Комиссия составына кертергә:
– Комиссия секретаре сыйфатында Ч.Р. Вильданованы-Арча район Советы Аппаратының кадрлар секторы мөдирен.
- Комиссия әгъзасы сыйфатында И.М. Зәйнуллинны - Арча муниципаль районы башлыгы ярдәмчесен.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары А.Ф. Мөхәмәтовага йөкләргә.
Арча муниципаль районы башлыгы,
Арча район Советы рәисе И.Г. Нуриев