Карар 12.12.2024 №313 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә маневр фонды муниципаль торагын булдыру һәм бирү тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында"

Россия Федерациясе Торак кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Торакны махсуслаштырылган торак фондының  махсуслаштырылган торагына кертү кагыйдәләрен раслау турында»   2006 елның 26 гыйнварындагы 42 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, маневр фонды муниципаль торагын формалаштыру һәм торак бирү тәртибен билгеләү максатыннан, Арча район Советы карар бирде:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә маневр   фонды муниципаль  торагын булдыру һәм бирү тәртибе турында нигезләмәне (кушымта) расларга.

2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә маневр фонды муниципаль торагын исәпкә алуны йөкләргә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (https://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында (https://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасарына йөкләргә

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

район Советы рәисе                                                              И.Г.Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 29.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International