«Конкуренцияне яклау турында» 2006 елның 26 июлендәге 135–ФЗ номерлы Федераль законның 171 статьясының 35 өлеше, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 9 сентябрендәге 1529 номерлы карары белән расланган дәүләт яисә муниципаль мәдәният оешмаларына хуҗалык алып бару яки оператив идарә итү хокукында беркетелгән дәүләт яисә муниципаль мөлкәткә карата аренда шартнамәләрен конкурслар яисә аукционнар үткәрмичә генә төзү кагыйдәләренең 8 пункты нигезендә, Арча район Советы карар бирде:
1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы милкендәге хуҗалык алып бару хокукындагы яки оператив идарә итү хокукындагы муниципаль мәдәният оешмаларына беркетелгән мөлкәтне арендага тапшыруны килештерү тәртибен расларга.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru).
3. Әлеге карар рәсми рәвештә игълан ителгәннән соң үз көченә керә.
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына йөкләргә.
Арча муниципаль районы башлыгы,
район Советы рәисе И.Г. Нуриев