Карар 08.11.2024 №301 "«Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы гражданнар тарафыннан керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү турында нигезләмәне раслау хакында» 2014 елның 17 октябрендәге 298 номерлы Арча район Советы карарына (19.02.2016 №30, 13.07.2021 №74, 26.05.2022 № 150, 31.01.2023 №183 үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү турында"

«Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2023 елның 10 июлендәге 286-ФЗ номерлы Федераль законга туры китерү максатыннан Арча район Советы карар бирде:

         1. «Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы гражданнар тарафыннан керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү турында нигезләмәне раслау хакында» 2014 елның 17 октябрендәге 298 номерлы Арча район Советы карарына  (19.02.2016 №30, 13.07.2021 №74, 26.05.2022 № 150, 31.01.2023 №183 үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

        1.1. Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүне дәгъвалаучы гражданнар тарафыннан керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү, шулай ук Арча муниципаль районында муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү хакындагы нигезләмәнең 16 пунктындагы 2 абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

        «Муниципаль хезмәткәрләрнең үз чыгымнары турында белешмәләр бирмәве, федераль законнарда билгеләнгән очраклардан тыш, белә торып тулы булмаган белешмәләр тапшыруы яки үз чыгымнары турында белә торып дөрес булмаган белешмәләр тапшыру яисә хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының чыгымнары турында белешмәләр тапшырмау, федераль законнарда билгеләнгән очраклардан тыш, белә торып тулы булмаган белешмәләр тапшыру, яисә хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының чыгымнары турында белә торып дөрес булмаган белешмәләр тапшыру, әгәр мондый белешмәләрне тапшыру мәҗбүри булса, аларны биләгән вазыйфаларыннан азат итүгә, билгеләнгән тәртиптә муниципаль хезмәттән азат итүгә китерә торган хокук бозу булып тора.».

 2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                                  И.Г. Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 17.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International