«Россия Федерациясендә газ белән тәэмин итү турында» федераль законның 2 һәм 3 статьяларына һәм Россия Федерациясе Торак кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 2023 елның 18 мартындагы 71-ФЗ номерлы федераль закон, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставына таянып, Арча район Советы карар бирде:
1. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контроле турында нигезләмәне раслау хакында» 2021 елның 12 ноябрендәге 96 номерлы Арча район Советы карарына (28.02.2022 ел, № 124, 25.04.2023 ел, №213, 25.07.2024 ел, №295 үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
1.1. «Муниципаль торак контролен гамәлгә ашыру кысаларында тикшерелә торган мәҗбүри таләпләрне бозу куркынычы индикаторлары исемлеге» дигән 2 нче кушымтага түбәндәге эчтәлекле 3 пункт өстәргә:
«3. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә дәүләт сәясәтен эшләү һәм гамәлгә ашыру, норматив-хокукый җайга салу функцияләрен гамәлгә ашыручы федераль башкарма хакимият органы тарафыннан билгеләнә торган тәртип, формалар, сроклар һәм урнаштыру ешлыгы нигезендә торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырылырга тиешле мәгълүматын өч ай һәм аннан да күбрәк вакыт дәвамында актуальләштермәү.».
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.
Арча муниципаль районы башлыгы,
Арча район Советы рәисе И.Г. Нуриев