«Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль законның 18 статьясындагы 41 өлеше нигезендә Арча район Советы карар бирде:
1. Кушымта итеп бирелгән түбәндәгеләрне расларга:
Арча муниципаль районы милкендәге өченче затлар хокукларыннан (хуҗалык алып бару хокукыннан, оператив идарә итү хокукыннан, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларының мөлкәти хокукларыннан тыш) азат һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмаларга бирү өчен билгеләнгән мөлкәт исемлеген булдыру, алып бару һәм мәҗбүри бастырып чыгару тәртибен;
Арча муниципаль районы милкендәге өченче затлар хокукларыннан (хуҗалык алып бару хокукыннан, оператив идарә итү хокукыннан, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларының мөлкәти хокукларыннан тыш) азат һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмаларга бирү өчен билгеләнгән мөлкәтне арендага бирү тәртибен һәм шартларын.
2. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының өченче затлар хокукларыннан (хуҗалык алып бару хокукыннан, оператив идарә итү хокукыннан тыш) азат һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмаларга бирү өчен билгеләнгән муниципаль мөлкәт исемлегенә кертелгән муниципаль мөлкәтен, шул исәптән җир кишәрлекләрен (шәхси ярдәмче хуҗалык, яшелчәчелек, бакчачылык, шәхси торак төзелеше алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлекләреннән тыш) арендага бирү тәртибен раслау турында» Арча район Советының 2019 елның 13 ноябрендәге 285 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.
3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.
Арча муниципаль районы башлыгы,
Арча район Советы рәисе И.Г. Нуриев