“Дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру турындагы” 2001 елның 21 декабрендәге 178-ФЗ номерлы, “Россия Федерациясе субъектлары дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектлары арендалый торган күчемсез мөлкәтне читләштерү үзенчәлекләре турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы” 2008 елның 22 июлендәге 159-ФЗ номерлы Федераль законнар, Арча район Советының 2008 елның 27 декабрендәге 224 номерлы (2011 елның 14 октябрендәге 74 номерлы, 2012 елның 17 маендагы 137 номерлы, 2015 елның 28 маендагы 342 номерлы, 2016 елның 12 июлендәге 61 номерлы, 2016 елның 10 ноябрендәге 87 номерлы, 2017 елның 10 ноябрендәге 152 номерлы, 2019 елның 19 сентябрендәге 275 номерлы үзгәрешләр белән) карары белән расланган “Арча муниципаль районы муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру тәртибе турында” Нигезләмә нигезендә муниципаль милек белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан Арча район Советы карар кабул итте:
1. Кушымтада бирелгән 2025 елга Арча муниципаль районының муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның фаразлау планын (программасын) расларга.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы җир һәм имлек мәсьәләлре палатасына йөкләргә. йөкләргә.
Арча муниципаль районы башлыгы,
Арча район Советы рәисе И.Г.Нуриев