Россия Федерациясе Бюджет кодексының 138 статьясының 5 пункты нигезендә Арча район Советы карар кабул итте:
1. 2026 елга, 2027 һәм 2028 елларның планлы чорына физик затлар керемнәренә салымнан Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетына муниципаль районнарның бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләрне күчерүләрнең өстәмә нормативы белән алмаштыруны килештерергә.
2. Әлеге карарның күчермәсен Татарстан Республикасы Финанс министрлыгына җибәрергә.
3. Карар аны имзалаган көннән үз көченә керә.
4. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http:arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә.
Арча муниципаль районы башлыгы
вазыйфларын башкаручы,
Арча район Советы рәисе урынбасары А.Ф.Мөхәмәтова