2009 елның 12 февралендәге “Муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, Татарстан Республикасында җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи заты вәкаләтләрен гамәлгә ашыру гарантияләре турында” 15-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 2 статьясындагы 1 пунктының 8 пунктчасы нигезендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елның 4 мартындагы “Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфаларын даими нигездә биләүче затларны иминләштерү тәртибе һәм шартлары турындагы нигезләмәне раслау хакында” 133 номерлы карарына таянып, Арча район Советы карар кабул итте:
1. Арча муниципаль районы муниципаль вазыйфаларын биләүче затларны даими нигездә иминләштерү тәртибе һәм шартлары турында кушымтада бирелә торган Нигезләмәне расларга.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында чыгарырга: http://pravo.tatarstan.ru Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырып, халыкка җиткерергә: http://arsk.tatarstan.ru.
3. Әлеге карар 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Р. Д. Мөхәмәдияровка йөкләргә.
Арча муниципаль районы башлыгы,
Арча район Советы рәисе А.Г.Хисаметдинов