Россия Федерациясе Хезмәт кодексы, 2007 елның 2 мартындагы “Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында” 25-ФЗ номерлы Федераль закон, РФ Хөкүмәтенең 2025 елның 16 апрелендәге “Хезмәткәрләрне хезмәт командировкаларына җибәрү үзенчәлекләре турындагы Нигезләмәне раслау хакында” 501 номерлы Карары нигезендә, Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 17 октябрендәге “Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсе территорияләренә аерым категория затларны командировкага җибәрү үзенчәлекләре турында” 752 номерлы Указы белән, Арча район Советы карар чыгарды:
1. Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләрен командировкага җибәрү шартлары турындагы нигезләмәне расларга (1 кушымта).
2. Арча муниципаль районы бюджетын төзегәндә Арча муниципаль районы Финанс бюджет палатасына әлеге Нигезләмәне исәпкә алырга.
3. Арча район Советының түбәндәге карарларын үз көчен югалткан дип танырга:
- “Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен командировкага җибәрү шартлары турындагы нигезләмәне раслау хакында” 13 номерлы;
- 2023 елның 24 мартындагы “Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен командировкага җибәрү шартлары турындагы нигезләмәне раслау хакында” 197 номерлы;
- 2021 елның 14 сентябрендәге “Арча район Советының 2015 елның 26 октябрендәге 13 номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен командировкага җибәрү шартлары турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында” 82 номерлы карары.
4. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) яисә Арча муниципаль районының рәсми сайтында бастырып чыгарырга.
5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.
Арча муниципаль районы башлыгы,
Арча район Советы Рәисе А.Г.Хисаметдинов