Карар 15.10.2025 №13 "Арча район Советының 2023 елның 24 мартындагы 199 номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районы Иҗтимагый советы турында Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында (2023 елның 14 ноябрендәге 244 номерлы үзгәрешләр белән)"

Арча район Советы карар кабул итте:

1. Арча район Советының 2023 елның 24 мартындагы 199 номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районы Иҗтимагый советы турында Нигезләмәгә (2023 елның 14 ноябрендәге 244 номерлы үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. 7.1 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«7.1. Иҗтимагый Совет ирекле катнашу нигезендә 15 кешедән төзелә».

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                             А.Г.Хисаметдинов

 

docx
Скачать текст
DOCX, 21.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International