Карар 15.10.2025 №15 " “Муниципаль хезмәткәрләргә аттестация үткәрү һәм Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренә класслы чиннар бирү тәртибе турында” Арча район Советының 2015 елның 24 апрелендәге 331 номерлы карарына (2015 елның 10 ноябрендәге 17нче номерлы, 2016 елның 10 ноябрендәге 81нче номерлы, 2019 елның 14 мартындагы 237нче номерлы, 2019 елның 19 сентябрендәге 270нче номерлы, 2020 елның 20 маендагы 329нчы номерлы, 2020 елның 16 октябрендәге 19нчы номерлы, 2021 елның 20 апрелендәге 58нче номерлы, 2024 елның 16 апрелендәге 276нчы номерлы үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү турында"

Кадрлар үзгәре булу сәбәпле, Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренә аттестация үткәрү, класслы чиннар бирү өчен квалификация имтиханнарын кабул итү, эш стажын билгеләү һәм муниципаль хезмәттә тиешле елларны исәпләү комиссиясе эшчәнлеген оештыруны камилләштерү максатларында Арча район Советы карар кабул итте:

1. “Муниципаль хезмәткәрләргә аттестация үткәрү һәм Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренә класслы чиннар бирү тәртибе турында” Арча район Советының 2015 елның 24 апрелендәге 331 номерлы карары (2015 елның 10 ноябрендәге 17нче номерлы, 2016 елның 10 ноябрендәге 81нче номерлы, 2019 елның 14 мартындагы 237нче номерлы, 2019 елның 19 сентябрендәге 270нче номерлы, 2020 елның 20 маендагы 329нчы номерлы, 2020 елның 16 октябрендәге 19нчы номерлы, 2021 елның 20 апрелендәге 58нче номерлы, 2024 елның 16 апрелендәге 276нчы номерлы үзгәрешләр белән) белән расланган Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренә аттестация үткәрү, класслы чиннар бирү өчен квалификация имтиханнарын кабул итү, эш стажын билгеләү һәм муниципаль хезмәттә тиешле елларны исәпләү комиссиясе составын кушымта буенча яңа редакциядә бәян итәргә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (arsk.tatarstan.ru).

3. Әлеге карар аны рәсми рәвештә бастырып чыгарганнан соң үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Д.Мөхәмәдияровка йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                            А.Г.Хисаметдинов

docx
Скачать текст
DOCX, 20.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International