Карар 18.11.2025 №19 "Татарстан Республикасы Арча районының Сарай-Чокырча тимер юл разъездын бетерү турында"

“Җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” 2025 елның 20 мартындагы 33 - ФЗ номерлы Федераль закон,  “Татарстан Республикасының административ-территориаль төзелеше турында” 2005 елның 7 декабрендәге 116-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Арча район Советы карар кабул итте:

1. Татарстан Республикасы Арча районының Сарай-Чокырча тимер юл разъездын бетерергә.

2. Татарстан Республикасы Дәүләт Советына закон чыгару инициативасы тәртибендә “Татарстан Республикасы Арча районының Сарай-Чокырча тимер юл разъездын бетерү һәм “Арча муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проектын кертергә.

3. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында күрсәтелгән Татарстан Республикасы законы проектын караганда Арча район Советы вәкиле итеп Мөхәмәдияров Рамил Данил улын - Арча муниципаль район башлыгы урынбасарын билгеләргә.

4.  Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) урнаштырып бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) халыкка җиткерергә

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Р.Д.Мөхәмәдияровка йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы Рәисе                                                             А.Г.Хисаметдинов

docx
Скачать текст
DOCX, 16.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International