Карар 09.02.2026 №30 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль берәмлекләре чикләрен үзгәртү турында"
“Ачык хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” 2025 елның 20 мартындагы 33-ФЗ номерлы Федераль законның 11 статьясы нигезендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставы белән Арча район Советы карар кабул итте:
- Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Арча шәһәре” муниципаль берәмлеге һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Иске Кырлай авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге территорияләре чикләрен Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Иске Кырлай авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге чикләренә керүче җир кишәрлекләрен Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Арча шәһәре” муниципаль берәмлеге чикләренә кертү юлы белән үзгәртү турында инициатива чыгарырга (кушымта).
- Әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына муниципаль берәмлекләр чикләрен тәкъдим ителә торган үзгәртү буенча фикер белдерергә тәкъдим итәргә.
- Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) яисә Арча муниципаль районының рәсми сайтында бастырып чыгарырга.
- Әлеге карар рәсми басылып чыккан (халыкка җиткерелгән) көненнән үз көченә керә.
5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.
Арча муниципаль районы башлыгы,
Арча район Советы Рәисе А.Г.Хисаметдинов
docx
Скачать текст
DOCX, 263.5 Кб