Карар 23.03.2026 №42 "Арча район Советының аерым карарларының үз көчләрен югалтуын тану турында"

Арча район Советының норматив хокукый актларын Россия Федерациясе законнарына туры китерү максатыннан Арча район Советы карар кабул итте:

1. Арча район Советының түбәндәге карарларын үз көчен югалткан дип танырга:

- Арча муниципаль районы җирләрен җирле әһәмияттәге махсус сакланылучы территорияләр җирләренә кертү, алардан файдалану һәм саклау тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында 2012 елның 17 февралендәге 114 карар;

- Арча район Советының 2012 елның 17 февралендәге 114 номерлы карары белән расланганАрча муниципаль районы җирләрен җирле әһәмияттәге махсус сакланылучы территорияләр җирләренә кертү, алардан файдалану һәм аларны саклау тәртибе турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында” 2012 елның 27 апрелендәге 128 номерлы карар

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе А.Г.Хисаметдинов

docx
Скачать текст
DOCX, 15.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International