“Россия Федерациясендә җәмәгать контроле нигезләре турында” 2014 елның 21 июлендәге 212-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, “РФ субъектлары иҗтимагый палаталарын оештыруның һәм аларның эшчәнлегенең гомуми принциплары турында” 2016 елның 23 июнендәге 183-ФЗ номерлы Федераль закон, “Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында” 2017 елның 27 апрелендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы, “Татарстан Республикасында җәмәгать контролен гамәлгә ашыруга бәйле аерым мәсьәләләрне җайга салу турында” 2017 елның 20 июлендәге 62-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставы белән Арча район Советы карар кылды:
1.Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Иҗтимагый советы турындагы нигезләмәне кушымта нигезендә расларга.
2. Арча район Советының “Арча муниципаль районы Иҗтимагый советы турындагы нигезләмәне раслау хакында” 2023 елның 24 мартындагы 199 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.
3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.
Арча муниципаль районы башлыгы,
Арча район Советы рәисе А.Г.Хисаметдинов