“Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законы, “Россия Федерациясендә җәмәгать контроле нигезләре турында” 2014 елның 21 июлендәге №212-ФЗ Федераль законы нигезендә, “Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында” 2017 елның 27 апрелендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы белән, Татарстан Республикасы Арча район Советының “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Иҗтимагый советы нигезләмәсен раслау турында” 2026 елның 28 апрелендәге ____ номерлы карары белән, Арча район Советы карар кабул итте:
1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Иҗтимагый советы кандидатлары составының өчтән берен 5 кеше составында кушымта нигезендә расларга.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.
Арча муниципаль районы башлыгы,
Арча район Советы рәисе А.Г.Хисаметдинов