Карар 28.04.2026 №49 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль турында Нигезләмәне раслау хакында "

Россия Федерациясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында2007 елның 8 ноябрендәге 257-ФЗ номерлы, Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль законнар нигезендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставы белән Арча район Советы карар кабул итте:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль турында Нигезләмәне кушымта нигезендә расларга.

2. Арча район Советының түбәндәге карарларын үз көчен югалткан дип танырга: - Арча муниципаль районында автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль турында Нигезләмәне раслау хакында 2021 елның 12 декабрендәге 97 номерлы;

- Арча район Советының "Арча муниципаль районы территориясендә автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль турында Нигезләмәне раслау хакында2021 елның 12 ноябрендәге 97 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында” 2022 елның 28 февралендәге 123 номерлы;

- Арча район Советының Арча муниципаль районы территориясендә автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль турында Нигезләмәне раслау хакында2021 елның 12 ноябрендәге 97 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында (2022 елның 28 февралендәге 123нче номерлы үзгәрешләр белән)2023 елның 25 апрелендәге 216 номерлы;

- Арча район Советының Арча муниципаль районы территориясендә автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль турында Нигезләмәне раслау хакында2021 елның 12 ноябрендәге 97 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында (2022 елның 28 февралендәге 123нче номерлы, 2023 елның 25 апрелендәге 16 номерлы үзгәрешләр белән)2023 елның 14 ноябрендәге 240 номерлы;

- Арча район Советының Арча муниципаль районында автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль турында Нигезләмәне раслау хакында2021 елның 12 ноябрендәге 97 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында (2022 елның 28 февралендәге 123нче номерлы, 2023 елның 25 апрелендәге 16 номерлы үзгәрешләр белән)” 2024 елның 8 ноябрендәге 306 номерлы;

- Арча район Советының Арча муниципаль районында автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль турында Нигезләмәне раслау хакында "2021 елның 12 ноябрендәге 97 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында (2022 елның 28 февралендәге 123нче номерлы, 2023 елның 25 апрелендәге 16 номерлы, 2024 елның 8 ноябрендәге 306 номерлы үзгәрешләр белән)” 2025 елның 29 маендагы 342 номерлы.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан вакытыннан үз көченә керә.

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) урнаштырып бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) халыкка җиткерергә.

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе А.Г.Хисаметдинов

docx
Скачать текст
DOCX, 57.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International