Россия Федерациясе Урман кодексы, “Ачык хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” 2025 елның 20 мартындагы 33-ФЗ номерлы Федераль закон, “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, Татарстан Республикасының Арча муниципаль районы Уставы нигезендә Арча район Советы карар кабул итте:
1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә муниципаль урман контроле турында нигезләмәне расларга.
2. Арча район Советының түбәндәге карарларын үз көчен югалткан дип танырга:
- “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә муниципаль урман контроле турында Нигезләмәне раслау хакында” 2021 елның 12 ноябрендәге 99 номерлы;
- “Арча район Советының “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә муниципаль урман контроле турында Нигезләмәне раслау хакында” 2021 елның 12 ноябрендәге 99 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында” 2022 елның 28 февралендәге 126 номерлы;
- “Арча район Советының “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә муниципаль урман контроле турында Нигезләмәне раслау хакында” 2021 елның 12 ноябрендәге 99 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында” 2023 елның 25 прелендәге 215 номерлы;
- “Арча район Советының “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә муниципаль урман контроле турында Нигезләмәне раслау хакында” 2021 елның 12 ноябрендәге 99 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында” (2023 елның 25 апрелендәге 215 номерлы үзгәрешләр белән) 2023 елның 14 ноябрендәге 238 номерлы”;
- “Арча район Советының “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә муниципаль урман контроле турында Нигезләмәне раслау хакында” 2021 елның 12 ноябрендәге 99 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында” (2022 елның 28 февралендәге 126 номерлы, 2023 елның 25 апрелендәге 215 номерлы, 2023 елның 14 ноябрендәге 238 номерлы үзгәрешләр белән) 2024 елның 16 апрелендәге 277 номерлы”;
- “Арча район Советының “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә муниципаль урман контроле турында Нигезләмәне раслау хакында” 2021 елның 12 ноябрендәге 99 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында” (2022 елның 28 февралендәге 126 номерлы, 2023 елның 25 апрелендәге 215 номерлы, 2023 елның 14 ноябрендәге 238 номерлы, 2024 елның 16 апрелендәге 277 номерлы үзгәрешләр белән) 2025 елның 29 маендагы 345 номерлы.
3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан вакытыннан үз көченә керә.
4. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) урнаштырып бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) халыкка җиткерергә.
5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенә йөкләргә.
Арча муниципаль районы башлыгы,
Арча район Советы рәисе А.Г.Хисаметдинов