Карар 28.05.2026 №56 "Арча район Советының “Арча муниципаль районында бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турында” 2013 елның 12 октябрендәге 231 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында (редакциядә 2014 елның 19 июлендәге 277 номерлы, 2015 елның 26 октябрендәге 10 номерлы, 2018 елның 24 апрелендәге 166 номерлы, 2019 елның 24 октябрендәге 276 номерлы, 2020 елның 11 декабрендәге 28 номерлы, 2023 елның 24 мартындагы 194 номерлы, 2023 елның 14 декабрендәге 255 номерлы карарлар)."

Россия Федерациясе Бюджет кодексы, Россия Федерациясе Бюджет кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында 2025 елның 28 ноябрендәге 432-ФЗ номерлы Федераль законы нигезендә Арча район Советы карар кабул итте:

1. Арча район Советының Арча муниципаль районында бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турында 2013 елның 12 октябрендәге 231 номерлы карарына (редакциядә 2014 елның 19 июлендәге 277 номерлы, 2015 елның 26 октябрендәге 10 номерлы, 2018 елның 24 апрелендәге 166 номерлы, 2019 елның 24 октябрендәге 276 номерлы, 2020 елның 11 декабрендәге 28 номерлы, 2023 елның 24 мартындагы 194 номерлы, 2023 елның 14 декабрендәге 255 номерлы карарлар) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. 9 статьяның 7 пунктындагы 2 абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

әлеге Кодексның 221 статьясы нигезендә билгеләнә торган тәртиптә бюджет сметасын төзи, раслый һәм алып бара.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru/) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында http://arsk.tatarstan.ru урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

Арча муниципаль район башлыгы,

район Советы рәисе А.Г.Хисаметдинов

docx
Скачать текст
DOCX, 19.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International