2016 елның 08 октябрендәге 1082а номерлы (2017 елның 18 декабрендәге 1431 нче номерлы, 2018 елның 07 декабрендәге 1215 нче номерлы карарлары белән кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) Арча муниципаль районы башкарма комитеты карары белән расланган 2017–2019 елларда Арча муниципаль районы территориясендәге күпфатирлы йортларда гомуми милекне ныклап төзекләндерү Төбәк программасын гамәлгә ашыру Кыска вакытлы планына үзгәрешләр кертү турында карар №310 24.04.2019

Россия Федерациясе Торак кодексы һәм «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортлардагы гомуми милекне ныклап төзекләндерү үткәрүне оештыру турында» 2013 елның 25 июнендәге 52-ТРЗ Татарстан Республикасы Законы нигезендә Арча районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Кушымта итеп бирелгән 2016 елның 08 октябрендәге 1082а номерлы (2018 елның 18 декабрендәге 1431 нче номерлы, 2018 елның 07 декабрендәге 1215 нче номерлы карарлары белән кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) Арча муниципаль районы башкарма комитеты карары белән расланган 2017–2019 елларда Арча муниципаль районы территориясендәге күпфатирлы йортларда гомуми милекне ныклап төзекләндерү Төбәк программасын гамәлгә ашыру Кыска вакытлы планына үзгәрешләрне расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында бастырырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты аппаратының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Р.В.Хәбибуллинга йөкләргә.

 

Башкарма комитет житәкчесе                                               И.Ә.Галимуллин

 

 

1 нче Кушымта

Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2019 елның «____» ___________   ___ номерлы карарына

 

 

2016 елның 08 октябрендәге 1082а номерлы (2018 елның 18 декабрендәге 1431 нче номерлы, 2018 елның 07 декабрендәге 1215 нче номерлы карарлары белән кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) Арча муниципаль районы башкарма комитеты карары белән расланган 2017–2019 елларга Арча муниципаль районы территориясендәге күпфатирлы йортларда гомуми милекне ныклап төзекләндерү Төбәк программасын гамәлгә ашыру Кыска вакытлы планы

 

  1. Гомуми нигезләмәләр

 

 

Әлеге 2013 елның 31 декабрендәге 1146 нчы номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары белән расланган 2017–2019 елларга Арча муниципаль районы территориясендәге күпфатирлы йортларда гомуми милекне ныклап төзекләндерү Төбәк программасын гамәлгә ашыруның Кыска вакытлы планы (алга таба – Кыска вакытлы план, Озак вакытлы план, яраклы рәвештә) Россия Федерациясе Торак кодексына, «Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртүгә ярдәм күрсәтү Фонды турында» 2007 елның 21 июлендәге 185-ФЗ номерлы Федераль законына, «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортлардагы гомуми милекне ныклап төзекләндерү үткәрүне оештыру» турында 2013 елның 25 июнендәге 52-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына (алга таба – Татарстан Республикасы Законы) нигезләнеп, Төбәк программасын гамәлгә ашыру, күпфатирлы йортларда гомуми милекне ныклап төзекләндерү үткәрү вакытларын төгәлләштерү, күпфатирлы йортларда гомуми милекне ныклап төзекләндерү буенча планлаштырылган хезмәтләрне һәм (яки) эшләрне аныклау, ныклап төзекләндерү үткәрүгә дәүләт, муниципаль ярдәм төрен һәм күләмен билгеләү максатында эшләнде.

 

II. Кыска вакытлы планның төп максаты һәм бурычлары

 

Кыска вакытлы планның төп максатлары:

Арча муниципаль районында торак фондын саклау һәм торгызу;

гражданнарның яшәве өчен имин һәм уңай шартлар тудыру;

торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруны стимуллаштыру;

торак фонды белән идарә итүнең нәтиҗәле механизмнарын булдыру.

Кыска вакытлы планның төп бурычлары:

торак фондының куллану сыйфатының сакланышын тәэмин итү һәм үстерү;

торак фондын билгеләнгән нормативларга туры китерү

торак фондының тузу дәрәҗәсен киметү;

ресурс саклу технологияләре кертү.

III. Кыска вакытлы планның чаралар исемлеге

 

1) Оештыру чаралары:

ныклап төзекләндерү буенча эш башкару, башкарылырга тиешле эш күләме, материаллар бәясе, төзекләндерүне фнинанслау тәртибе һәм ныклап төезкләндерү үткәрүнең башка шартлары турында карар кабул итү өчен билгеләнгән тәртиптә торак милекчеләре җыелышы үткәрү;

тикшерү актларын һәм Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе җитешсезлекләр исемлеген килештереп күпфатирлы йортларны тикшерү;

ныклап төзекләндерү объектларына проект алды, рөхсәт һәм проект документлары эшләү һәм әлеге документларны Төзелештә һәм сәнәгать төзелеш материалларына бәя кую Федераль үзәгенең Татарстан Республикасы буенча төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча Федераль агентлыгы филиалы белән килештерү;

ныклап төзекләндерү эшләре башкару өчен билгеләнгән тәртиптә подряд оешмаларын сайлау;

Кыска вакытлы планның финанс тәэмин ителеше.

2) Кушымта буенча ныклап төзекләндерү үткәрелергә тиешле күпфатирлы йортлар исемлеге нигезендә күпфатирлы йортларда ныклап төзекләндерү үткәрү буенча техник чаралар.

3) Кыска вакытлы планның мониторингы;

Кыска вакытлы план чараларын үткәрүне тикшереп тору, аны гамәлгә ашыру өчен бирелгән финанс чараларын куллану;

Кыска вакытлы план нәтиҗәләрен анализлау һәм бәяләү.

2017–2019 елларда Арча муниципаль районы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортлардагы милекне ныклап төзекләндерү Төбәк программасын гамәлгә ашыру Кыска вакытлы планын тормышка ашыруның 1, 2, 3 таблицалар буенча планлаштырылган күрсәткечләре.

 

IV. Кыска вакытлы планның чаралар исемлеге

 

Кыска вакытлы планны финанслау чыганаклары булып Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм күрсәтү фонды, Татарстан Республикасы бюджеты, җирле бюджет, бина милекчеләренең акчалары тора.

2017, 2018, 2019 елларга күпфатирлы йортларда ныклап төзекләндерү чараларын финанслау акчалары күләме:

- 2017 ел – 16267190,31 сум;

- 2018 ел – 19341304,25 сум;

- 2019 ел -  15350433,44 сум;

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Программаны финанслау күпфатирлы йортларда ныклап төзекләндерү үткәрүгә финанс чаралары ихтыяҗы күләменнән чыгып билгеләнә.

 

2017 елга күпфатирлы йортларда ныклап төзекләндерү үткәрү һәм финанслау күләме

1 таблица

Күпфатирлы йортларда ныклап төзекләндерү буенча эш төре

Ныклап төзекләндерү үткәрү күләме, үлчәү берәмлеге

Ныклап төзекләндерү үткәрү өчен финанс чаралары ихтыяҗы күләме, мең сумнарда

 
 

Калай түбәне төзекләндерү, кв. м

2460,00

27896,54

 

Бинаның алгы ягын (фасадны) җылыту, кв. м

3436

10906,65

 

Бинаның алгы ягын төзекләндерү, кв. м

195,00

433,12

 

Подъездларны төзекләндерү, пог.м

1933,00

1491,50

 

Техник паспортлар эшләү, берәмлек.

7

101,00

 

 

2018 елга күпфатирлы йортларда ныклап төзекләндерү үткәрү һәм финанслау күләме

2 таблица

Күпфатирлы йортларда ныклап төзекләндерү буенча эш төре

Ныклап төзекләндерү үткәрү күләме, үлчәү берәмлеге

Ныклап төзекләндерү үткәрү өчен финанс чаралары ихтыяҗы күләме, мең сумнарда

 
 

Бинаның алгы ягын җылыту, кв. м

4760,06

15765,25

 

Подъездларны төзекләндерү, пог.м

3995,50

2972,95

 

Техник паспортлар эшләү, берәмлек.

8

 

106,00

 

 

2019 елга күпфатирлы йортларда ныклап төзекләндерү үткәрү һәм финанслау күләме

3 таблица

Күпфатирлы йортларда ныклап төзекләндерү буенча эш төре

Ныклап төзекләндерү үткәрү күләме, үлчәү берәмлеге

Ныклап төзекләндерү үткәрү өчен финанс чаралары ихтыяҗы күләме, мең сумнарда

 
 

Калай түбәне төзекләндерү, кв. м

2366,00

6373,89

 

Бинаның алгы ягын җылыту, кв. м

2203,00

5930,47

 

Бинаның алгы ягын төзекләндерү, кв. м

440,00

1512,79

 

Подъездларны төзекләндерү, пог.м

1480,68

998,79

 

Техник паспортлар эшләү, берәмлек.

6

90,00

 

 

Кыска вакытлы планны гамәлгә ашырган вакытта аерым чаралар, финаслау күләме һәм чыганаклары Торак-коммуналь хуҗалыгын үзгәртеп коруга ярдәм күрсәтү Фонды, Татарстан Республикасы һәм җирле бюджет акчаларын бүлеп бирү нәтиҗәләренә, муниципаль берәмлек тарафыннан «Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртүгә ярдәм күрсәтү Фонды турында» 2007 елның 21 июлендәге 185-ФЗ номерлы Федераль законының 14 маддәсендә каралган финанс ярдәме күрсәтү шартларының башкарылуына карап, ел саен үзгәрергә мөмкин.

 

V. Кыска вакытлы планны гамәлгә ашыру механизмнары

 

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты:

Төбәк программасын гамәлгә ашыруның кыска вакытлы (ел саен) муниципаль планнарын эшли һәм Министрлыкка җибәрә;

Министрлыкка муниципаль берәмлек тарафыннан финанс ярдәме күрсәтү шартларының үтәлешен дәлилләүче норматив хокукый актларның һәм башка документларның күчермәләрен җибәрә;

Федераль закон тарафыннан билгеләнгән тәртиптә һәм әлеге Кыска вакытлы план белән билгеләнгән күләмдә торак законнары нигезендә ныклап төзекләндерү буенча эшләрне финанслауга җирле бюджет акчаларын күчерә;

Төбәк операторы белән үзара килешү (килешү) нигезендә күпфатирлы йортларда гомуми милекне ныклап төзекләндерү буенча эшнең техник заказчысы вазыйфаларын башкара;

башкарылган эш актларын, ныклап төзекләндерү буенча эш акабул итү актларын, күпфатирлы йортларны ныклап төзекләндерүгә расланган чыгымнар сметасы белән каралмаган акчалар кулланган яки аларның күләме артып киткән очраклардан тыш, килештерә;

күпфатирлы йортларны ныклап төзекләндерү буенча эш башкаруга бүлеп бирелгән акчаларның максатчан файдалануын тикшереп тора;

күздә тотылган муниципаль берәмлек буенча Кыска вакытлы планны Министрлык билгеләгән тәртиптә гамәлгә ашыру максатында мәгълүматлар базасы төзи һәм аның актуаль торышын тәэмин итә (шул исәптән күпфатирлы йортларда торак һәм торак булмаган мәйданнар буенча мәгълүматлар);

Министрлыкка һәм Кыска вакытлы планны башкаручыларга Фондка хисап бирү өчен кирәк булган документларны һәм мәгълүматны тапшыра;

Идарәче компания, Торак милекчеләре ширкәте:

тикшерү актларын, ныклап төзекләндерү буенча эш күләменә җитешсезлекләр исемлеген, башкарган эш һәм (яки) хезмәт күрсәтү актларын килештерә;

акча күчерү документлары төзүгә һәм милекчеләрнең ныклап төзекләндерүгә айлык түләүләре Төбәк операторы исәп-хисап счетына күчүен тәэмин итүгә Төбәк операторы белән килешүләр (үзара килешүләр) төзи;

дәүләт экспертизасы нәтиҗәләре белән проект документларын эшләүне тәэмин итә:

бина милекчеләренә ныклап төзекләндерү башлану вакыты, хезмәт күрсәтү һәм (яки) башкарыласы эш исемлеге һәм күләме, аларның бәясе, күпфатирлы йортта гомуми милекне ныклап төзекләндерүне финанслау тәртибе һәм чыганаклары турында һәм Россия Федерациясенең Торак кодексы нигезендә ныклап төзекләндерү үткәрү белән бәйле башка тәкъдимнәр җиткерә;

күпфатирлы йортларда гомуми милекне ныклап төзекләндерү үткәрү мәсьләләре  буенча милекчеләр җыелышлары үткәрә;

ныклап төзекләндерү объектларына керүне тәэмин итә;

күпфатирлы йортларда ныклап төзекләндерү үткәрүне вакытында  һәм сыйфатлы итеп башкаруны тикшереп тора, шулай ук ныклап төзекләндерү үткәргәннән соң ныклап төзекләндерү тәмамланган объектларны файдалануга тапшыру актларын һәм тикшерү актларын имзалау хокукы белән аларны кабул итүдә катнаша.

Бина милекчеләре:

тикшерү актларын, ныклап төзекләндерү буенча эш күләменә җитешсезлекләр исемлеген килештерә;

күпфатирлы йортларда ныклап төзекләндерү үткәрүне вакытында  һәм сыйфатлы итеп башкаруны тикшереп тора, шулай ук ныклап төзекләндерү үткәргәннән соң ныклап төзекләндерү тәмамланган объектларны файдалануга тапшыру актларын һәм тикшерү актларын имзалау хокукы белән аларны кабул итүдә катнаша.

Подряд оешмалары:

күпфатирлы йортларда гомуми милекне ныклап төзекләндерү буенча эшләрнең Кыска вакытлы планда һәм подряд килешүендә билгеләнгән вакытларда башкарылуын тәэмин итә;

КС-2, КС-3 формалары буенча эш башкару актлары төзи;

күпфатирлы йортларда гомуми милекне ныклап төзекләндерү буенча эшләрнең сыйфатлы һәм вакытында башкарылуы өчен җавап бирә; объектны файдалануга тапшыруны тәэмин итә;

подряд килешүе белән каралган башка эшләрне башкара.

Техник заказчы вазыйфаларын башкаручы оешма:

проект документларын, шул исәптән сметаны, әзерләүне һәм раслауны тәэмин итә;

күпфатирлы йортларда ныклап төзекләндерү үткәргән вакытта төзелеш тикшерүен башкара:

башкарган эшләрне кабул итүдә катнаша, объектны файдалануга тапшыру актын килештерә;

күпфатирлы йортларда гомуми милекне ныклап төзекләндерү буенча эшләрнең вакытында һәм сыйфатлы башкарылуы өчен җавап бирә;

проект оешмасыннан проект-смета документларын ала;

күпфатирлы йортларда гомуми милекне ныклап төзекләндерү буенча эш башкару һәм (яки) хезмәт күрсәтүне кабул итү актын имзалаганнан соң 10 көн эчендә әлеге күпфатирлы йорт белән идарә итүче затка күпфатирлы йортта гомуми милекне ныклап төзекләндерү үткәрү турындагы документларның күчермәләрен (шул исәптән проект, смета документлары, ныклап төзекләндерү буенча эш башкару турында һәм (яки) хезмәт күрсәтү турындагы килешүләр) һәм ныклап төзекләндерү үткәрү белән бәйле башка документларны, финанс документларыннан тыш, тапшыра;

техник заказчының закон тарафыннан билгеләнгән башка вазыйфаларын башкара.

«ТАТМЕДИА» ачык акционерлык җәмгыяте «Арск-информ» филиалы Кыска вакытлы план чараларын гамәлгә ашыру барышын даими яктыртып бара.

Кыска вакытлы планны планлаштыру, башкару, тикшереп тору һәм мониторингы «Торак фонды мониторингы» бердәм мәгълүмати продуктында башкарыла.

 

VI. Күпфатирлы йортларда гомуми милекне ныклап төзекләндерү буенча эш башкару өчен подряд оешмаларын сайлау тәртибе

 

Подряд оешмалары «Күпфатирлы йортларда гомуми милекне ныклап төзекләндерү үткәрүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне тормышка ашыручы махсус коммерцияле булмаган оешма вазыйфаларын башкару максатында күпфатирлы йортта гомуми милекне ныклап төзекләндерү буенча хезмәт күрсәтү һәм (яки) эш башкару өчен подряд оешмаларын тарту тәртибе турында һәм товар, эш, хезмәт сатып алу тәртибе турында» 2016 елның 01 июлендәге 615 нче номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары нигезендә Төбәк операторы тарафыннан сайлап алына.

doc
Скачать текст
DOC, 105.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International