Карар 27.04.2020 №320 «Татарстан Республикасы “Арча муниципаль районы” муниципаль берәмлеге территориясендә гомумтаралган файдалы казылмалар чыгарганда җир асты байлыкларыннан файдалануга һәм аларны саклауга, шулай ук файдалы казылмалар чыгаруга бәйле булмаган җир асты корылмалары төзегәндә муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда тикшерүләр үткәрү Административ регламентын раслау турында »

"Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" Федераль закон, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставы нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Кушымта итеп бирелгән Татарстан Республикасы “Арча муниципаль районы” муниципаль берәмлеге территориясендә гомумтаралган файдалы казылмалар чыгарганда җир асты байлыкларыннан файдалануга һәм аларны саклауга, шулай ук файдалы казылмалар чыгаруга бәйле булмаган җир асты корылмалары төзегәндә муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда тикшерүләр үткәрү Административ регламентын расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә (http://arsk.tatarstan.ru).

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе И.И. Игнатовка йөкләргә.

pdf
Скачать текст
PDF, 7.44 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International