Карар 28.04.2025 №382 "“Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына кабул итү турында гаризалар кабул итү” муниципаль хезмәтен күрсәтүнең Административ регламентын раслау хакында"

 

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына кабул итү турында гаризалар кабул итүмуниципаль хезмәтен күрсәтүнең Административ регламентын раслау хакында

 

Россия Федерациясе Мәгариф Министрлыгының 2025 елның 4 мартындагы Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының 2020 елның 2 сентябрендәге 458 номерлы боерыгы белән расланган Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белемнең уку-укыту программалары буенча укырга кабул итү тәртибенә үзгәрешләр кертү турында 171 номерлы боерыгы, 2012 елның 29 декабрендәге “Россия Федерациясендә мәгариф турында” 273-ФЗ номерлы Федераль законның 55 статьясындагы 8 өлеше, 2024 елның 28 декабрендәге “Россия Федерациясендә мәгариф турында “Федераль законның 67 һәм 78 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 544-ФЗ номерлы Федераль законның 1 статьясындагы 2 пунктының икенче һәм дүртенче абзацлары, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 28 июлендәге 884 номерлы карары белән расланган Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы турында нигезләмәнең 4 пунктындагы 4.2.21 пунктчасы нигезендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Татарстан Республикасы территориясендә башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү уку-укыту программаларын гамәлгә ашыручы дәүләт яисә муниципаль белем бирү оешмасы тарафыннан “Татарстан Республикасында гомуми белем бирү программаларын Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашыручы дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларына кабул итү турында гаризалар кабул итү” дәүләт (муниципаль) хезмәте күрсәтүнең административ регламентын кушымта нигезендә расларга.

2. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның 6 мартындагы “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына кабул итү турында гаризалар кабул итү” муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау хакында” 249 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

Башкарма комитет җитәкчесе А.Г.Хисамутдинов

pdf
Скачать текст
PDF, 42.09 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International