Карар 02.06.2025 №553 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2024 елның 19 декабрендәге “2025 елга Арча муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны тукландыруны оештыру турында” 1041 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны баланслы кайнар тукландыру нормаларын үтәүне тәэмин итү максатларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елның 21 апрелендәге “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елның 12 сентябрендәге “2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына дәүләт мәгариф оешмаларында башлангыч гомуми белем бирү программалары буенча укучыларны түләүсез кайнар туклану белән тәэмин итүгә һәм оештыруга норматив чыгымнарны һәм башлангыч гомуми белем бирү программалары буенча укучыларны кайнар туклануның уртача бәясен раслау турында” 777 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында” 253 номерлы карары белән, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
-
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2024 елның 19 декабрендәге “2025 елга Арча муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны тукландыруны оештыру турында” 1041 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә::
1) 1.4 пунктта “69,43” саннарын “74,77” саннарына алмаштырырга.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
3. Әлеге карарның гамәлдә булуы 2025 елның 1 апреленнән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла дип билгеләргә.
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.
Башкарма комитет җитәкчесе А.Г. Хисаметдинов
docx
Скачать текст
DOCX, 19.6 Кб