Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елның 17 сентябрендәге “Татарстан Республикасының өстәмә спорт әзерлеге белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы дәүләт оешмалары һәм Татарстан Республикасының Дәүләт спорт әзерлеге үзәкләре хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында” 2018 елның 25 сентябрендәге 853 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү хакында” 7085 номерлы карарын үтәү йөзеннән, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 16 мартындагы “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында спорт әзерлеге буенча өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль оешмалар хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында” 184 номерлы карарына (Арча муниципаль районы Башкарма комитеты 2022 елның 22 декабрендәге 1126 номерлы, 2024 елның 8 маендагы 316 номерлы, 2024 елның 10 июлендәге 486 номерлы, 2025 елның 4 февралендәге 84 номерлы, 2025 елның 14 маендагы 465 номерлы карарлары белән кертелгән үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында спорт әзерлегенең өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль оешмалар хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында күрсәтелгән карар белән расланган Нигезләмәдә:
II бүлекне түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«II. Спорт әзерлеген гамәлгә ашыручы оешмалар хезмәткәрләренең
база окладларын билгеләү
2.1. Спорт әзерлеген гамәлгә ашыручы оешмаларның мәгариф хезмәткәрләренең база окладлары түбәндәге күләмнәрдә билгеләнә:
Вазыйфа исеме |
Айлык база оклады күләме, сум |
|
1 |
2 |
3 |
Педагогик хезмәткәрләр вазыйфаларының һөнәри квалификация төркеме |
||
Беренче квалификация дәрәҗәсе |
Физик культура буенча инструктор |
27 390 |
Икенче квалификация дәрәҗәсе |
Педагог-оештыручы |
27 500 |
Тренер-укытучы |
||
Инструктор-методист |
||
Өченче квалификация дәрәҗәсе |
Педагог-психолог |
27 650 |
Өлкән тренер-укытучы |
||
Өлкән инструктор-методист |
||
Структур бүлекчәләр җитәкчеләренең һөнәри квалификация төркеме |
||
Беренче квалификация дәрәҗәсе |
Структур бүлекчә мөдире (башлыгы): кабинет, лаборатория, бүлек, сектор, укыту-консультация пункты, укыту (укыту-җитештерү) остаханәсе һәм гомуми белем бирү программасын һәм балаларга өстәмә белем бирү мәгариф программасын гамәлгә ашыручы башка структур бүлекчәләр |
27 830 |
Икенче квалификация дәрәҗәсе |
Гомуми белем бирү программасын һәм балаларга өстәмә белем бирү мәгариф программасын гамәлгә ашыручы аерымланган структур бүлекчә мөдире (башлыгы) |
27 890 |