Карар 30.09.2025 №957 "2026 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары эшчәнлеген финанслау нормативларын раслау турында"

Россия Федерациясендә мәгариф турында” 2012 елның 29 декабрендәге 273 номерлы Россия Федерациясе Законының 99 статьясы, Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясы 1 өлешенең 11 пункты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшчәнлеген норматив финанслау турында” 2019 елның 2 июлендәге 546 номерлы карары һәм Арча муниципаль районы Уставы нигезендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. 2026 елга кушымта итеп бирелгән:

Арча муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларында балаларны карау буенча муниципаль хезмәт күрсәтүгә норматив чыгымнарны;

Арча муниципаль районында мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларында балаларны караган өчен ата-аналар түләве күләмен расларга.

2. “ТР Арча муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы” муниципаль казна учреждениесына мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларын әлеге карарның 1 пункты белән расланган мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларын финанслау нормативлары нигезендә финанслауны тәэмин итәргә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә һәм 2026 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килә торган хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э.Ш.Вафинага йөкләргә.

 

Җитәкче вазыйфаларын башкаручы И. Ә.Галимуллин

docx
Скачать текст
DOCX, 64.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International