Карар 16.01.2026 №23 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларны исәпкә кую һәм яңадан теркәү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында"

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Махсус хәрби операциядә катнашкан затларга һәм аларның Татарстан Республикасында социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гаилә әгъзаларына торак урыннары бирү тәртибен раслау турында2025 елның 21 августындагы 621 номерлы карары нигезендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Татарстан Республикасында социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларны исәпкә кую һәм яңадан теркәү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең Административ регламентын әлеге карарга кушымта нигезендә расларга.

2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетыныңТатарстан Республикасы Арча муниципаль районында социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларны исәпкә кую һәм яңадан теркәү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында 2025 елның 3 февралендәге 82 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы И. М. Хәсәновка йөкләргә.

 

 

Җитәкче вазыйфаларын башкаручы И.Ә.Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 69.78 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International