ФОТОРЕПОРТАЖЛАР
Бүген китапханәбездә 21 нче февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан “Туган тел мәңге яшәр!” дигән әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәдә махсус чакырулы кунак буларак озак еллар Арча радиосында туган телебездә күп төрле тапшырулар алып баручы Гөлнара Фәннүр кызы Ситдикова, Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең 132 нче группа студентлары һәм укытучылары, Арча үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгьзалары, әдәбият-сәнгать яратучы китап укучы дусларыбыз катнашты. Кичәдә Туган тел көненең барлыкка килү тарихы турында мәгълүмат бирелде. Гөлнара Фәннүр кызының Арча радиосындагы эшчәнлеге, радио тапшырулар, эфирга чыгу ешлыгы, сәхифәләр турында әңгәмә оештырылды. Ул бу һөнәрне сайларга теләге булган яшьләргә үзенең киңәшләрен бирде, сөйләм телләренең байлыгы, камиллеге өстендә даими үсештә булырга кирәклеген әйтте. Шулай ук чарада туган телгә багышланган шигырьләр, җырлар яңгырады. ”Каурый каләм”леләр үз иҗат җимешләрен укыдылар. Килгән студентлар, алдан таратылган төрле темадагы текстларны тамашачы каршында укып, үзләренең дикторлык сәләтләрен сынап карадылар, Гөлнара Фәннүр кызы аларга үз бәясен бирде, телебезнең камиллеген саклауда уңышлар теләде. Әдәби-музыкаль кичә туган телебездә аралашып, фикерләр уртаклашып узды. Чара бергәләп Г.Тукай сүзләренә “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды. Әдәби-музыкаль кичәдә катнашучылар туган телебез, милли традицияләребез белән горурланып, аның киләчәге өметле кулларда булыр, “Туган тел мәңге яшәр!” дигән өмет белән таралыштылар.
2026 елның 20 феврале  
ФОТОРЕПОРТАЖЛАР
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International