ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2022 ел
җомга

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Төзүчеләр көне белән тәбрик итәм һәм сайлаган һөнәрегезгә тугры булуыгыз, иҗади тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм!

Төзүче һөнәре - җәмгыятьтә иң  игелекле һәм зур хөрмәткә лаек һөнәрләрнең берсе. Сезнең тырыш кулларыгыз белән районда юллар, скверлар һәм парклар төзелә, торак йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары сафка баса. Хезмәтегез кешеләрнең тормышын  күркәм, киләчәген  ышанычлы итә.

Эшегезне күңел җылысын биреп, намус белән башкаруыгыз өчен рәхмәт сезгә.

Барыгызга да ныклы сәламәтлек, игелекле хезмәтегездә уңышлар, иртәгәсе көнгә ышаныч, гаиләләрегезгә бәхет һәм иминлек телим.

 

Муниципаль район башлыгы                                                        И.Г. Нуриев

Бу көн спортны чын күңелдән яраткан барлык кешеләрне берләштерә. Берәүләр спорт белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә, югары нәтиҗәләргә ирешә һәм чемпион була, икенчеләренә исә спорт сәламәтлекләрен ныгытырга һәм физик потенциалын камилләштерергә ярдәм итә.

Кадерле спортчылар һәм тренерлар, физик әзерлек укытучылары һәм спорт учреждениеләре хезмәткәрләре, атказанган спорт ветераннары һәм яшь спортчылар, физик культура активистлары һәм спорт җанатарлары! Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга керткән өлешегез, спорт өлкәсендәге уңышларыгыз өчен рәхмәт сезгә. Район сезнең һөнәри җиңүләрегез белән горурлана, яулаган үрләрегез туган ягыбыз елъязмасында лаеклы урын алып тора.

Спорт белән бәйле һәркемгә ныклы сәламәтлек, бәхет, озын гомер, күтәренке кәеф һәм яңа җиңүләр телим!

 

Муниципаль район башлыгы                                               И.Г. Нуриев

Игеннәрне урып-җыю өчен һава шартлары гаять уңай тора. “Эсселек тә бераз кимесә, тагын да шәбрәк булачак”, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов. Монысы инде сабан культураларының бөртекләре куырылмасын өчен кирәк.

11 августка район хуҗалыкларында 8029 гектарда игеннәр суктырып алынды. Бу барлык мәйданнарның – 14,5 проценты. “Курса МТСы” ширкәтендә 37 проценттан артыграк мәйдандагы игеннәр җыйнап алынды. “Казанка” ширкәтендә – 31,3 процент.

Агымдагы елда республикага килүче туристларның саны арткан. Туроператорлар мәгълүматларына караганда, Казанда ку-наклар озаграк вакытка туктала башлаган.

 Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта сүз барды.

Татарстан туристларны истәлекле урыннары, шулай ук төрле кызыклы чаралары белән җәлеп итә икән. Тик анда, нигәдер, данлыклы шәхесләргә (Тукаебыз гына ни тора!), музейларга бай булган искиткеч матур табигатьле безнең Арча ягы телгә алынмады. Шуңа бу язмада Арча районында туризм турында аерым тукталырга булдык.

  Брифингта ачык һавада оештырылган мәдәни чаралар турында да сүз барды. Безнең районда алар күпме үткәрелә, күпмесе шушы август аена планлаштырылган? Бу хакта без район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов белән сөйләштек.

Ашытбаш авылында яшәүче Сөләйман Галиуллин тормышның кайсы өлкәсенә генә кереп  китмә – барыннан да хәбәрдар кеше.

Тарих белән дә кызыксына, күп авылларның исемнәре килеп чыгышын да үзе белгәнчә аңлатырга тырыша. Көрәшче дә, шахматчы да әле ул, бөтен республиканы кузгатып төрле турнирлар оештырып йөри.

– 6 августта да бер районга шахмат турнирына чакырганнар иде. Бик барасы да, Үрнәк авылы зиратын өмә ясап төзекләндерергә уйлашкан идек, анда катнашмыйча һич ярамый.

– Үрнәк авылында синең ни катнашың бар?

9 августта Арча сорт сынау участогында урып-җыю эшләрен оештыру, көзге культураларны чәчү, туфрак эшкәртү, орлык салу мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе булды.

Киңәшмәдә 21 районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең районара һәм район бүлекләре белгечләре, авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, агрономнары катнашты.

Семинар-киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин ачты. Ул республика кырларында урып-җыю эшләренең барышы белән таныштырды, бурычлар куйды.

Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз арасында исемнәре батырлар исемлегенә кермәгәннәрнең язмышларын ачыклау эше дәвам итә.

Газета битләрендә һәм сайтыбызда Наласа, Апаз, Яңа Кенәр һәм Курса авыллары буенча сугышта катнашкан, ләкин теге яки бу сәбәп аркасында исемлеккә кермәгән каһарманнарның исемлеге бирелде һәм кайберләренең туганнары белән элемтә булдырылды.

Май башында башкарылган хезмәт райондашыбыз Венера Шәфигуллина барлап чыккан Яңа Кенәр җирлегендәге батырларның исемнәре тупланган дүрт төрле исемлектән гыйбарәт иде. Венера ханым белән әлеге исемлекләрдәге өч фронтовикның туганнары элемтәгә чыгып, бер гаилә белән очрашу бәхетенә ирештек.

Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча ТР ПРезиденты каршындагы вәкаләтле вәкиленең Арча районындагы ярдәмчесе Ленар Гайфуллин белән районда эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү, эшмәкәрләрнең хокукларын яклау һәм алдакчылар тозагына эләкмәү турына сөйләштек.

– Ленар Марсович, Сезне районда күбрәк “Эшмәкәрлек үзәге”нә нигез салучы һәм аның җитәкчесе, дип беләләр. Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкил ярдәмчесе буларак Сезнең эшегез нидән гыйбарәт?

Иске Ашыт мәдәният йорты хәзер ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, районның мактаулы гражданины, тыл ветераны Саяра Фәттерахманова исемен йөртәчәк.

Узган атнада биредә зур тантана булды – Саяра ханымның исемен мәңгеләштерү максатында мәдәният йорты стенасына мемориаль такта куелды.

Тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Мәдәни ресурслар үзәгенең Стратегик үсеш һәм икътисад буенча директор урынбасары Әнзия Закирова, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мәдәни ресурслар үзәге методисты Миләүшә Насыйбуллина, Саяра Фәттерахманованың авылдашлары, аның белән бергә хезмәт юлы узган чордашлары катнашты.

Курса разъездында яшәүче 13 бала – 9 малай, 4 кыз (14 булган, берсе үлгән) анасы Гөлфирә Каюмова белән очрашу сүз белән генә аңлатып бетереп булмый торган тәэсирләр калдырды.

Тимер юл буенда ук урнашкан зур гына йортта яши бу гаилә. Кыйммәтле җиһазлар, затлы келәмнәр дә юк, әмма тынычлыгы, рәхәтлеге, хуҗабикәнең ачыклыгы белән бик бай һәм матур ул.

Очрашып биш минут үттеме икән, без Гөлфирә белән гомер буе аралашып йөргән танышлар кебек сөйләшеп киттек. Шуның кадәр җиңел булды аның белән. Ул кычкырып сөйләшә, аңа кушылып мин кимен куймыйм, зур зал сәгать ярым тирәсе шау килеп торды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International