ФОТОРЕПОРТАЖЛАР
Үзәк китапханәнең уку залында Арчаның 2 нче номерлы урта мәктәбе һәм Г.Курсави исемендәге күп профильле лицей укучылары өчен Пушкин картасы буенча, талантлы якташ язучыбыз, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Олеся Феоктистованың “Город зилантов” исемле китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Кичәдә автор укучыларны китапның язылу тарихы белән таныштырды. Шулай ук идея тууга һәм әсәрдәге персонажларга кагылышлы кызыклы фактлар белән уртаклашты. Чарада иҗади лаборатория элементлары файдаланылды, анда укучылар үзләре алган белемнәрен практикада тормышка ашырдылар. Кичәнең практик өлеше Арча шәһәрендә булган оригиналь тарихны уйлап табарга җирлек тудырды. Олеся Феоктистова җитәкчелегендә һәр катнашучы үзенең фантазиясен һәм креативлыгын күрсәтә алды. Бу очрашу китап укучылар өчен кызыклы, шул ук вакытта мавыктыргыч булды.
2026 елның 2 марты  
ФОТОРЕПОРТАЖЛАР
Казан шәһәрендә «Сандугач-Соловей» Халыкара вокалистлар бәйгесе узды. Арча балалар сәнгать мәктәбенең вокал сыйныфы укучылары бәйгедә актив катнашып Лауреат дипломнарына лаек булдылар. Назимуллин Самат, Кутдусова Марьям, Губаева Ясмина – беренче дәрәҗә лауреат, Валиева Зифа – икенче дәрәҗә лауреат. Укытучылары Фатыхова Альбина Махмудовна. Вильданов Эмиль - – икенче дәрәҗә лауреат. Укытучысы Гайнуллин Булат Марселевич. Ахметова Ильзира, Зиннатуллина Ляля, Гильмутдинова Азалия - беренче дәрәҗә лауреат, Файзрахманова Алия, Хайрутдинова Алиса - икенче дәрәҗә лауреат, Шарафиева Зиля, Гайнутдинов Алмаз – оченче дәрәҗә лауреат. Укытучылары Харисова Чулпан Фирдантовна. Шакиров Булат - беренче дәрәҗә лауреат. Укытучысы Гараева Гульнара Расимовна. Котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез. 
2026 елның 28 феврале  
ФОТОРЕПОРТАЖЛАР
Район мәдәният йортында Арча балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары оркестрының (җитәкчесе - ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Фәхретдинова А.Л.) иҗат кичәсе узды. Концерт бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга, Татарстанда Хәрби һәм хезмәт даны елына һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган иде. Чарада шулай ук «Күңелле балачак» вокаль ансамбле (җитәкчеләре - Ганиева А.И., Зиннәтуллина Р.Р.) ,«Мирас» гармунчылар һәм курайчылар ансамбле (җитәкчеләре - ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Гайнуллин Б.М., ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Харисов Р.Р.), аерым башкаручылар катнаштылар. Программага Г. Тукай шигырьләренә иҗат ителгән җырлар, рус, татар халык көйләре, керәшен татарларының җырлары керде. Шулай ук Бөек Ватан сугышы чорында төзелгән һәм совет солдатының батырлыгына багышланган әсәрләр яңгырады. Аларны сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары башкарды. Быел оркестр Альмира Леонидовна җитәкчелегендә иҗат эшчәнлегенең биш еллыгын билгеләп үтә. Коллективны матур юбилее белән Арча муниципаль районының социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вафина Эльвира Шамил кызы һәм «Арча балалар сәнгать мәктәбе» директоры Сабирова Гөлнара Барый кызы котлады. Оркестрны чын күңелебездән котлыйбыз! Репетицияләрдә бетмәс-төкәнмәс энтузиазм, концертларда көчле алкышлар һәм яңа кызыклы репертуар телибез!
2026 елның 24 феврале  
ФОТОРЕПОРТАЖЛАР
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International