ФОТОРЕПОРТАЖЛАР
Бүген китапханәбездә Арча гуманитар-техник техникумы студентлары катнашында түгәрәк өстәл артында сөйләшү уздырылды. Очрашуның төп максаты: террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәшне профилактикалау. Сөйләшү барышында төрле социаль янаулар алдында яшьләрнең психологик тотрыклылыгын арттыруга һәм тәнкыйди фикерләүне формалаштыруга аерым игътибар бирелде. Алга куйган максатларга ирешү өчен чарага «Мәрхәмәтлек үзәге» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Нуриева Резеда Фәнис кызы һәм социаль эшләр буенча белгеч Хисамова Роза Мансур кызы чакырылды. Алар эмоциональ интеллект һәм стресска каршы чыдамлылык үсешенә юнәлдерелгән файдалы психологик тренинглар үткәрделәр. Уздырылган чара ахырында китапханәче студентларны тематик китап күргәзмәсе белән таныштырды. Укучыларга файдалы мәгълүматлар тупланган китапларны укырга киңәш итте.
2026 елның 19 марты  
ФОТОРЕПОРТАЖЛАР
Бүген китапханәбездә талантлы якташыбыз, язучы, шагыйрь, драматург “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы, “Әткәй тальяны”, “Бәхет юллыйм” китаплары авторы, Татарстан китап нәшрияты тарафыннан чыгарылган берничә альманахта әсәрләре кергән хөрмәтле каләмдәшебез, Марсель Шәрәповның яңа нәшер ителгән “Өч почмаклы бәхет” китабын китап укучыларга тәкьдим итү кичәсе булды. Чарада китап авторының иҗатташ дуслары – күрше районнардан җыелган “Җандашлар” иҗат төркеме әһелләре, “Каурый каләм” әдәби-иҗат төркеме әгъзалары, китап сөючеләр, мәдәният хезмәткәрләре, якыннары катнашты. Әдәби-музыкаль кичәдә автор китапның язылу тарихы белән таныштырды, алып баручы тарафыннан бирелгән сорауларга җаваплар бирде. Китапка язучының тәүге романы, ике пьесасы тупланган. Әсәрләрдә автор Бөек Ватан, Әфган сугышы батырларын, МХО (махсус хәрби операция) каһарманнарын сүрәтли, мәхәббәт темасы белән бергә, җәмгыятьтә булган тискәре күренешләрне дә кыю рәвештә тасвирлап бирә. Чарада китапның эчтәлеге белән якыннан танышып, әсәрдән өзекләр укылды, пьесага кергән җырлар тыңланды, өзекләр каралды. Гомумән, чара бик эчтәлекле, җанлы, тәрбияви, югары дәрәҗәдә узды. Марсель Шәрәповка карата әйтелгән һәр фикер, һәр теләк, килгән кунакларның бу иҗатка карата югары бәясен, алга таба да зур өмет белдерүен күрсәтте. Әдәби-музыкаль кичә “Очыш” дигән тема астында узды. Бу язучының тормышта, иҗатта һәрдаим биеклеккә омтылуыннан чыгып аталды. Без, китапханә хезмәткәрләре, очышка омтылган каләм иясенә иҗат җимешләр өчен зур рәхмәтебезне, хөрмәтебезне белдерербез. Хөрмәткә ия якташыбыз Марсель Гәптрәүф улыннан алга таба яңадан-яңа әсәрләр көтеп калабыз, яңа очышларда уңышлар телибез. Ә “Өч почмаклы бәхет” китабы, һичшиксез, үз укучысын табар дигән өметтә калабыз.
2026 елның 12 марты  
ФОТОРЕПОРТАЖЛАР
2026 елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Татарстанда «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» дип исемләнгән республикакүләм проекты кысаларында бүген китапханәбездә киң җәмәгатьчелек китап укучылар өчен Габдулла Тукайның «Ана догасы» - «Слово матери» шигыре белән таныштык. Чарада шигырьне татар һәм рус телләрендә укып анализ ясалды, һәр строфага тукталып, шагыйрь әйтергә теләгән фикерләр ачыкланды. «Молитва матери» шигыренә китапханәчеләр тарафыннан төшерелгән видеоролик каралды, шигырьне профессиональ артистлар укуындагы язма тыңланды. Очрашуда китап укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде, фикерләр уртаклашуга корылган җанлы әңгәмә оештырылды. Нәтиҗәдә Г.Тукай ислам динен шактый югары бәяләве ассызыкланды. Чарада катнашучылар соравы буенча Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән бәйле аз билгеле булган мәгьлүматлар бирелде. Бу китап укучыларның Г.Тукай турында күзаллауларын киңәйтте, иҗатына кызыксынуны арттырды. Чара кунаклары үзләре дә белгән мәгълүматлар белән бүлештеләр. Иҗат итәргә сәләтле катнашучыларга Г.Тукайга багышлап язылган иҗат җимешләре белән таныштырдылар.
2026 елның 5 марты  
ФОТОРЕПОРТАЖЛАР
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International