ФОТОРЕПОРТАЖЛАР
Бүген китапханәбездә талантлы якташыбыз, язучы, шагыйрь, драматург “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы, “Әткәй тальяны”, “Бәхет юллыйм” китаплары авторы, Татарстан китап нәшрияты тарафыннан чыгарылган берничә альманахта әсәрләре кергән хөрмәтле каләмдәшебез, Марсель Шәрәповның яңа нәшер ителгән “Өч почмаклы бәхет” китабын китап укучыларга тәкьдим итү кичәсе булды. Чарада китап авторының иҗатташ дуслары – күрше районнардан җыелган “Җандашлар” иҗат төркеме әһелләре, “Каурый каләм” әдәби-иҗат төркеме әгъзалары, китап сөючеләр, мәдәният хезмәткәрләре, якыннары катнашты. Әдәби-музыкаль кичәдә автор китапның язылу тарихы белән таныштырды, алып баручы тарафыннан бирелгән сорауларга җаваплар бирде. Китапка язучының тәүге романы, ике пьесасы тупланган. Әсәрләрдә автор Бөек Ватан, Әфган сугышы батырларын, МХО (махсус хәрби операция) каһарманнарын сүрәтли, мәхәббәт темасы белән бергә, җәмгыятьтә булган тискәре күренешләрне дә кыю рәвештә тасвирлап бирә. Чарада китапның эчтәлеге белән якыннан танышып, әсәрдән өзекләр укылды, пьесага кергән җырлар тыңланды, өзекләр каралды. Гомумән, чара бик эчтәлекле, җанлы, тәрбияви, югары дәрәҗәдә узды. Марсель Шәрәповка карата әйтелгән һәр фикер, һәр теләк, килгән кунакларның бу иҗатка карата югары бәясен, алга таба да зур өмет белдерүен күрсәтте. Әдәби-музыкаль кичә “Очыш” дигән тема астында узды. Бу язучының тормышта, иҗатта һәрдаим биеклеккә омтылуыннан чыгып аталды. Без, китапханә хезмәткәрләре, очышка омтылган каләм иясенә иҗат җимешләр өчен зур рәхмәтебезне, хөрмәтебезне белдерербез. Хөрмәткә ия якташыбыз Марсель Гәптрәүф улыннан алга таба яңадан-яңа әсәрләр көтеп калабыз, яңа очышларда уңышлар телибез. Ә “Өч почмаклы бәхет” китабы, һичшиксез, үз укучысын табар дигән өметтә калабыз.
2026 елның 12 марты  
ФОТОРЕПОРТАЖЛАР
2026 елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Татарстанда «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» дип исемләнгән республикакүләм проекты кысаларында бүген китапханәбездә киң җәмәгатьчелек китап укучылар өчен Габдулла Тукайның «Ана догасы» - «Слово матери» шигыре белән таныштык. Чарада шигырьне татар һәм рус телләрендә укып анализ ясалды, һәр строфага тукталып, шагыйрь әйтергә теләгән фикерләр ачыкланды. «Молитва матери» шигыренә китапханәчеләр тарафыннан төшерелгән видеоролик каралды, шигырьне профессиональ артистлар укуындагы язма тыңланды. Очрашуда китап укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде, фикерләр уртаклашуга корылган җанлы әңгәмә оештырылды. Нәтиҗәдә Г.Тукай ислам динен шактый югары бәяләве ассызыкланды. Чарада катнашучылар соравы буенча Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән бәйле аз билгеле булган мәгьлүматлар бирелде. Бу китап укучыларның Г.Тукай турында күзаллауларын киңәйтте, иҗатына кызыксынуны арттырды. Чара кунаклары үзләре дә белгән мәгълүматлар белән бүлештеләр. Иҗат итәргә сәләтле катнашучыларга Г.Тукайга багышлап язылган иҗат җимешләре белән таныштырдылар.
2026 елның 5 марты  
ФОТОРЕПОРТАЖЛАР
Үзәк китапханәдә Арчаның 2 нче номерлы урта мәктәбе укучылары өчен “Мин кулланучы, минем хокукым бар!” исеме астында эшлекле очрашу узды. Чара Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан, яшьләр арасында хокукый белемне арттыру максатыннан үткәрелде. Чарага махсус кунак буларак ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарын үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Абдуллина Ләйсән Ильсур кызы чакырылды. Ул укучыларны "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы РФ законы белән таныштырды. Ул законның төп аспектлары турында мөһим мәгълүмат бирде, сатып алучыларның һәм сатучыларның хокукларын һәм бурычларын аңлатты. Кулланучылар хокукларын бозу нәтиҗәсендә килеп чыга торган конфликтлы хәлләрдә үтәлергә тиешле кагыйдәләргә аерым басым ясалды. Алынган мәгълүматларны ныгыту өчен чара кунагы укучыларга файдалы һәм актуаль мәгълүматларны үз эченә алган «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасының яңа басмасын таратты. Очрашу барышында балалар белгечкә сораулар бирделәр, дискуссиядә катнаштылар. Уздырылган чара укучыларда актив гражданлык позициясен формалаштыруга һәм яшь буынның юридик хәбәрдарлыгын үстерү өчен файдалы булды.
2026 елның 3 марты  
ФОТОРЕПОРТАЖЛАР
Үзәк китапханәнең уку залында Арчаның 2 нче номерлы урта мәктәбе һәм Г.Курсави исемендәге күп профильле лицей укучылары өчен Пушкин картасы буенча, талантлы якташ язучыбыз, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Олеся Феоктистованың “Город зилантов” исемле китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Кичәдә автор укучыларны китапның язылу тарихы белән таныштырды. Шулай ук идея тууга һәм әсәрдәге персонажларга кагылышлы кызыклы фактлар белән уртаклашты. Чарада иҗади лаборатория элементлары файдаланылды, анда укучылар үзләре алган белемнәрен практикада тормышка ашырдылар. Кичәнең практик өлеше Арча шәһәрендә булган оригиналь тарихны уйлап табарга җирлек тудырды. Олеся Феоктистова җитәкчелегендә һәр катнашучы үзенең фантазиясен һәм креативлыгын күрсәтә алды. Бу очрашу китап укучылар өчен кызыклы, шул ук вакытта мавыктыргыч булды.
2026 елның 2 марты  
ФОТОРЕПОРТАЖЛАР
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International