ФОТОРЕПОРТАЖЛАР

3 фото
Бүген “Казан арты” тарих-этнография музеенда якташыбыз, җырчы-шагыйрь, тәрҗемәче, галим –педагог Мостафа Ногманның тууына 110 ел тулу уңаеннан “Арча кичләре, сагыну хисләре...” дигән искә алу кичәсе оештырылды. Якташыбыз 64 ел яшәп күпмедер дәверен генә иҗат итүгә багышласа да, татар халкына бик бай мирас калдыра. Бүгенге кичәдә Мостафа Ногманның иҗаты белән кызыксынучы якташы, Сөрде авылы китапханәчесе Вәлиева Альбина Илгизәр кызы, районыбызның хөрмәтле ветераны Гарипов Шафигулла Зәйнуллович, туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Гобәйдуллин Ленар Илгиз улы Мостафа Ногманның фәнни эшчәнлеге, тормыш юлы, иҗатына тулы күзәтү ясадылар. Шулай ук Казанбаш мәктәбе укучысы, күп конкурслар җиңүчесе Адиля Гатаулллина, Арча педагогия көллияте студенты Рөстәм Бикчәнтәев Мостафа Ногман сүзләренә язылган моңлы җырларын башкарып кичәбезгә ямь өстәделәр.
2022 елның 22 декабре
8 фото
Балаларга өстәмә белем бирү хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы буенча «Арктур» республика конкурсының финал этабы булды. Татарстан Республикасында Конкурс беренче тапкыр үткәрелә. Конкурсны оештыручылар-Гомумроссия мәгариф профсоюзының Татарстан республика оешмасы, ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Мәктәптән тыш эшләр республика үзәге. Конкурс республиканың балаларга өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары, оешма җитәкчеләре, методистлар һәм педагогик хезмәткәрләре арасында үткәрелде. Бәйгенең максаты-балаларга өстәмә белем бирү системасын саклап калу һәм камилләштерү, педагогларның статусын һәм балаларга өстәмә белем бирү программаларын тормышка ашыручы белем бирү оешмаларының ролен күтәрү. Арча районыннан конкурсның төп этабына өч номинациядә узган Арча Укучылар сараеннан 3 педагогик хезмәткәр катнашты: • “Балаларга өстәмә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы белем бирү оешмасын үстерү программасы " – Гыйниатуллин Руслан Наил улы • «Балаларга өстәмә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы белем бирү оешмасы җитәкчесе (җитәкчесе урынбасары) – Галәүтдинова Айгөл Габдрафик кызы • "Өстәмә гомуми белем бирү программасын гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәр» - Сафина Энҗе Нурдилевна Бәйгенең финал этабы нәтиҗәләре буенча Гыйниатуллин Руслан Наил улы 3 нче урынны алды, Галәветдинова Айгөл Габдрафик кызы 3 нче урынны алды.
2022 елның 16 декабре
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International