«Эко –весна» акциясе кысаларында , Көтек балалар бакчасынңда, 1 апрель кошлар көне уңаеннан “Безнең канатлы дусларыбыз” дигән бәйрәм -кичәсе узды.Балалар кошлар турында табышмаклар чиштеләр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, кошлар тавышын таныдылар, уеннар уйнадылар.Балаларда кошларга карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисе тәрбияләнде, аларны рәнҗетмәскә кирәклеге искәртелде.