Татар халкына милли ашлар әзерләү осталыгы бик күптәннән килә. Аларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә, тарихына бәйле булган. Күп гасырларга сузылган тарих дәвамында милли оригиналь ашлар барлыкка килгән. Татар аш-су осталары яңадан-яңа милли ризыклар уйлап тапканнар. Туган телне һәм милли традицияләрне саклау, гореф-гадәтләргә, йолаларга хөрмәт тәрбияләү максатыннан, мәктәбебездә 27 нче гыйнвардан 4 нче февральгә кадәр “Эх, татар ашлары” дип аталган видеороликлар конкурсы игълан ителгән иде. Укучыларыбыз әлеге бәйгедә бик теләп катнаштылар. Алар татар халкының яратып пешергән ризыкларын әзерләп, видеога төшерделәр. Бәйгенең нәтиҗәсе буенча җиңүче итеп 5 нче Б сыйныф укучысы Рябинина Ә. билгеләнде.