Яңа Кенәр урта мәктәбендә Арча муниципаль районы Башлыгы призына 2004-2005 елгы егетләр арасында көрәш буенча Арча районының сайлап алу беренчелеге булып узды. Ачылу тантанасында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мөхетдинов Р. Р., ОДМСиТ җитәкчесе Габделгазизов И. Н., Арча муниципаль районы Башкарма комитетының "мәгариф идарәсе" МУ начальнигы Мухамадияров Р. Д., көрәш федерациясе рәисе Алеев Р. З. катнаштылар. Ярышлар 9 авырлык категориясендә үткәрелде.