ФОТОРЕПОРТАЖЛАР

4 фото
Кышкар авыл китапханәсендә «Без – табигать балалары» экологик калейдскоп дигән чара узды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар Җир планетасы буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар. Балаларны кызыклы конкурслар, күпсанлы сынаулар, төрле биремнәр көтә иде. Иң беренче «Кошлар аланы»нда булдылар. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар һәм әкият кошларын таныдылар. Шулай ук кошларның файдасы, аларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы рольләре турында да белделәр. Сәяхәтне «Урман аланы»нда дәвам иттеләр. Юлда бик күп гөмбәләр очрады. Гөмбә аланында ял итеп алдылар. Урман хәйваннары турында табышмакларның җавапларын таптылар. “Урман җиләген җый” уенын уйнадылар. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар, геройлары чәчәкләр булган әкиятләрне искә төшерделәр. "Күбәләкне чәчәккә утырт" уенын бик яратып уйнадылар. Соңгы тукталыш "Каенкай" аланы. Балалар аланны чүп-чардан арындырдылар, җимешләрнең һәм яфракларның кайсы агачтан икәнен белделәр. Ә "Төз ат" уенында балалар кәгазьләрне чүп чиләгенә ыргыту күнекмәсен ныгыттылар. Барлык аланнарны да үтеп, балалар, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар.
2023 елның 4 апреле
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International