Наласа авыл китапханәсендә 6 сыйныф укучылары өчен «Табигатьне саклау - туган илеңне саклау ул» дип аталган экологик сәгать узды. Чара вакытында укучылар табигать күренешләре булган язгы ташу, гөрләвек, чоңгылның ничек итеп барлыкка килүе, аларның табигатькә, кешелеккә булган файдасы һәм зыяны турында сөйләштеләр. Китапханәче Гөлчәчәк Рөстәмовна укучылар белән «Безнең төбәк кошлары» дип аталган экологик викторина үткәрде. Әлеге чарага «Табигать – тиңсез хәзинә» дип аталган китап күргәзмәсе дә оештырылды. Күргәзмәдә йорт һәм кыргый хайваннар, кошлар, балыклар, үсемлекләр, урман турындагы ачык төсле китаплар, энциклопедияләр урын алды. Ленар Шәехнең «Табигать күренешләре энциклопедиясе» укучыларда аеруча зур кызыксыну уятты. Чарада Г. Тукай, Ә. Исхак, Н. Арсланов, Р. Миңнуллин, Л. Шәех, Й. Шарапова, Ш. Галиев кебек татар әдипләренең туган як табигате турындагы шигырьләре укылды.