ФОТОРЕПОРТАЖЛАР

11 фото
"Татарстан республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман" проекты катнашучысы, Россиядә “Педагог һәм остаз” елы уңаеннан, 53 ел педагогик стажы булган – педагогик хезмәт ветераны, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, озак еллар Арча педагогия көллиятендә музыка укытучысы булып эшләгән, 56 ел “Ләйсән” халык вокаль ансамблен җитәкләгән Шәйхетдинова Зилә Зәки кызы белән Арча үзәк китапханәсендә җылы, матур, хатирәләргә бай очрашу узды. Үзенең педагогик эшчәнлеге кысаларында Зилә Зәкиевна методик эшне актив алып бара: татар милли мәктәбендә музыка дәресләре үткәрү өчен уку-методик комплекслар эшләүдә катнаша, башлангыч һәм урта мәктәпләр өчен уку-тәрбия программалары, хрестоматияләр, методик дәресләр, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре өчен музыка дәресләре әзерли. Очрашу барышында Зилә ханым Шәйхетдиновлар гаиләсенең педагоглар династиясе дәвамчылары турында сөйләде, шагыйрь, прозаик, драматург Фәнис Яруллинның алар гаиләсенә атап язган хатлары белән таныштырды, якты хатирәләре белән бүлеште.
2023 елның 31 марты
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International