ФОТОРЕПОРТАЖЛАР

11 фото
Арча районы мәдәният йортында " Мин Арча баласы» проектының өченче сезоны ябылды. Тантаналы чараны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вафина Эльвира Шамил кызы ачты. Проектның өченче сезоны Россия яшьләре АИС грант ярдәме хисабына тормышка ашырылды. Бу сезонда проектта районның 500дән артык баласы һәм яшьләре катнашты һәм Арча районының тарихи объектлары турында 17 видеоролик булдырылды. Чара кысаларында видеороликларда катнашучылар һәм «Мин бит Арча ягыннан» җыр конкурсы, «Нәрсә? Кайда? Кайчан? Җиңүчеләрен Арча муниципаль районының мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильина Лия Юрьевна, Арча районының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Әюпов Илфар Илдар улы, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Хәбиров Айрат Фиркат улы, Арча Укучылар сарае директоры Гыйниятуллин Руслан Наил улы бүләкләделәр. Җиңүчеләргә проект логотибы төшерелгән грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Проект тәмамланмый, ә яңа импульс ала. Бик тиздән " Мин Арча баласы» проектының дүртенче сезоны башлана.
2023 елның 17 гыйнвары
3 фото
Бүген “Казан арты” тарих-этнография музеенда якташыбыз, җырчы-шагыйрь, тәрҗемәче, галим –педагог Мостафа Ногманның тууына 110 ел тулу уңаеннан “Арча кичләре, сагыну хисләре...” дигән искә алу кичәсе оештырылды. Якташыбыз 64 ел яшәп күпмедер дәверен генә иҗат итүгә багышласа да, татар халкына бик бай мирас калдыра. Бүгенге кичәдә Мостафа Ногманның иҗаты белән кызыксынучы якташы, Сөрде авылы китапханәчесе Вәлиева Альбина Илгизәр кызы, районыбызның хөрмәтле ветераны Гарипов Шафигулла Зәйнуллович, туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Гобәйдуллин Ленар Илгиз улы Мостафа Ногманның фәнни эшчәнлеге, тормыш юлы, иҗатына тулы күзәтү ясадылар. Шулай ук Казанбаш мәктәбе укучысы, күп конкурслар җиңүчесе Адиля Гатаулллина, Арча педагогия көллияте студенты Рөстәм Бикчәнтәев Мостафа Ногман сүзләренә язылган моңлы җырларын башкарып кичәбезгә ямь өстәделәр.
2022 елның 22 декабре
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International