ФОТОРЕПОРТАЖЛАР

6 фото
Ватан Геройлары көне уңаеннан Арча үзәк китапханәсендә Социалистик хезмәт Герое, Арча районының мактаулы гражданины –Шәйхетдинов Илсур Гәрәфи улына багышланган “Героями наша Отчизна сильна” дип аталган искә алу кичәсе узды. Чарада Илсур әфәнденең хатыны Дания Хасбиевна, хезмәттәше, гаилә дусты Ядкәр Мөхәммәдиев катнашты. Алар әлеге олы шәхесне якты, матур хатирәләр белән искә алдылар. Намус белән яшәгән кешенең гомере үзе бер батырлык. Тырыш хезмәт куеп эшләп, хезмәт Батыры була ала. Батыр булу өчен кеше тиешенчә игътибарлы, сизгер, үз-үзен аямый торган булырга тиеш. Чара барышында Илсур Шәйхетдинов турында язылган “Гомерем мизгелләре”, “Мгновения жизни” китабыннан өзекләр укылды. В. Ф. Ежков исемендәге Арчаның 1 нче номерлы урта гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучыларына Арча шәһәренең Мактаулы гражданины Сәгъдиев Илдус Абдрахман улы һәм Арча муниципаль районы иҗтимагый совет җитәкчесе Мифтахетдинова Надия Равил кызы әлеге герой турында истәлекләрен сөйләде. Яратып башкарган эш кенә яшәешне мәгънәле итә. Синең хезмәтеңнең башкаларга кирәк булуын тою-олы бәхет ул.
2022 елның 13 декабре
4 фото
Бүген музеебызда тырыш хезмәтләре белән дан тоткан: кырыс трасса шартларында – сазлыкларда, коточкыч салкыннарда, кар-бураннарда, урман эчләрендә - бүгенге уңайлы тормыш шартларын тудыруда үзен кызганмыйча эшләгән, гади бульдозерчыдан идарә җитәкчесенә кадәр күтәрелгән герой-якташыбыз Илсур Шәйхетдиновны искә алу кичәсе оештырдык. Күркәм кичәдә Шәйхетдинов Илсур Гарәфи улының тормыш иптәше Дания апа, хөрмәтле ветераннарыбыз Сәгъдиев Илдус Габдрахман улы,Вәлиев Инсан Миргали улы, якташыбыз, язучы, журналист, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, Арча районы башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” җитәкчесе Аюпов Илфар Илдар улы, шулай ук Илсур Гарәфи улының авылдашлары, аның белән бергә хезмәт юлын узган чордашлары, студентлар катнашты. Чыннан да бүген героебыз Илсур Шәйхетдинов турында бик күп мәгълүмат белдек, истәлекләр тупладык. “Эшне чын күңелдән бирелеп башкарсаң, һәр заманда да уңышка ирешеп була, күңел тарткан хезмәтне сайларга кирәк, аның нәтиҗәсе булмый калмый” дигән төпле фикергә килдек.
2022 елның 13 декабре
6 фото
«Библиотека – ТВОЯ территория» проекты кысаларында Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте студентлары өчен “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең әдәби-музыкаль тапшырулар редакциясенең баш мөхәррире, якташыбыз Фәридә Төхвәтуллина белән ораторлык сәнгате буенча «Слово не воробей...» исемле мастер-класс узды. Халык алдында сөйләүдән курку каян килә һәм аның белән ничек көрәшергә? Әлеге һәм башка сорауларга чара спикеры Фәридә Фердинант кызы җавап бирде. Аннары дикция һәм артикуляцияне үстерү буенча мастер-класс үткәрде. Студентлар чиратлашып шигырьләр укыды, анализ ясадылар, Президентның Мәдәни инициативалар фонды гранты акчасына махсус әлеге чара өчен алынган микрофон ярдәмендә студентлар үзләрен тыңлады һәм фикер алыштылар. Чара ахырында Фәридә Төхвәтуллина үзенең киңәшләрен бирде, яшьләргә теләкләрен җиткерде һәм татар классикларын укырга киңәш итте.
2022 елның 6 декабре
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International