Арча укучылар Сарае «Мин Арча баласы» проектын тормышка ашыруны дәвам итә. Проект Россия яшьләре грантына ия булды. "Ми-Арча баласы" балалар һәм яшьләрне Арча төбәгенең тарихын өйрәнүгә, саклауга җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Бу сезонда Арча районының тарихы һәм истәлекле урыннары турында тагын 20 видеоролик булдырырга планлаштырыла. Видеороликлар «Мин Арча баласы» ютуб каналына урнаштырылачак. Шулай ук ел дәвамында 8 конкурс чарасы да планга кертелде: «Киләчәк» иҗади проектлар конкурсы, «Мин бит Арча ягыннан» җыр конкурсы, «Нәрсә? Кайда? Кайчан" интеллектуаль уены, "Мин Арчаны беләм" квест-уены, "Мин Арчаны яратам" фотографияләр конкурсы, асфальтта рәсем конкурсы, "Мин Арча баласы"балалар фестивале. Проектта үз Ватанының тарихын мәңгеләштерергә теләгән һәркем катнаша ала.