ФОТОРЕПОРТАЖЛАР

2 фото
«НУР» балалар телерадиостудиясе жуурналистлары «Алтын каләм”нән кайтты. Арча "Нур" телерадиостудиясенең 20 журналисты "Алтын каләм" Республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугате фестивалендә катнашты. Биредә Татарстанның 20 районыннан 160 "каләм"че көч сынашты. Катнашучылар телевидение, радио, рус һәм татар телләрендә басма матбугат, SMM, дизайн юнәлешләрендә үзләрен сынап карадылар. Яшь журналистларның төп максаты - тәҗрибә туплау. Күп төрле очрашулар, мастер-класслар фестивальне тагын да кызыклы итте. Биредә журналистлар 7 көн дәвамында журналистика серләренә төшенделәр, үз осталыкларын күрсәттеләр. Иң күп катнашучылар Арчадан килгән иде. "Нур"лылар бу юлы да сынатмады. Төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар. Телевидение номинациясендә Котова Валерия, Загриева Ләйлә, Мөхетдинов Әнвәр, Галимҗанов Эмиль, Нәбиуллина Гөлназ составында "Нур" телестудиясе 2 урынны алды. Ә Эмиль Галимҗанов «Иң яхшы телеоператор» номинациясендә җиңүче булды. Зәринә Сафина радио юнәлешендә 2 урынга лаек булды. «SMM» юнәлешендә– Зәринә Хакимова 2 урын һәм Диана Маликова 3 урынны алды. Татар матбугате номинациясендә Айгөл Фәттахова 2 нче, ә Алсу Касыймова 3 нче урынны алды. Азалия Сабитова "Авылым көче" номинациясендә җиңү яулады.
2022 елның 27 июне
13 фото
Арча муниципаль районы башлыгы И. Г. Нуриев Мәскәүдә "Регби мәктәп лигасы" Бөтенроссия ярышларында Тэг-Регби буенча Россия чемпионы булган Арча 6 нчы мәктәп командасы белән очрашты. Гомуми белем бирү оешмаларының 27 командасы арасында Арча 6 нчы мәктәп командасы беренче урынны яулады! Илшат Габделфәртович: "Спортны үстерү – шәһәр һәм районның төп өстенлекләренең берсе,- дип билгеләп үтте. - Арча 6 нчы мәктәбе коллективы спортны үстерүгә һәм камилләштерүгә, укучыларны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү өчен шартлар тудыруга зур игътибар бирә. Мәктәп командаларының казанышлары һәм бүләкләре - моңа югары дәлил". Район башлыгы балаларга Олимпия сәламәтлеге, иминлек һәм күңел күтәренкелеге теләде. Киләчәктә дә яраткан мәктәпләре, шәһәр һәм район данын яклауларын дәвам итәргә өндәде. Балалар рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
2022 елның 21 июне
6 фото
Арча Укучылар Сараеның Сөембикә коллективы Сочидан җиңү белән кайтты. Яңа талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, иҗади сәләтләрен үстеерүгә ярдәм максатыннан 11-14 июнь көннәрендә Сочи шәһәрендә « У самого чёрного моря " XIX Халыкара балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр иҗаты конкурс-фестивале узды. Фестивальдә катнашучылар өчен конкурс программасы гына түгел, ә иҗади мастер-класслар, чаралар,дискотека да оештырылган иде. Арча укучылар Сараеның «Сөембикә» хореография коллективы " По морям, по волнам " биюе белән беренче дәрәҗә лауреа, ә татар биюе белән икенче дәрәҗә лауреат булды. Коллективның барлык катнашучылары медальләр һәм җиңүче кубогы белән бүләкләнде. Ә коллектив җитәкчесе-Гыйлаҗиева Илһамия Мөбарәк кызына артистлар тәрбияләүдә югары профессиональлек һәм педагогик осталык өчен рәхмәт хаты тапшырылды. Фестивальдә катнашучылар җылы һәм дәртләндергеч атмосферадан канәгать калдылар. "Сөембикә" коллективы фестиваль финалына көзен Санкт-Петербургка һәм кышын Мәскәүгә чакырылды.
2022 елның 17 июне
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International