ФОТОРЕПОРТАЖЛАР

15 фото
Бүген Үзәк китапханә хезмәткәрләре Арча балалар сәнгать мәктәбендә «Сәхнә» журналының 20 еллык юбилее һәм Зиннур Хөсниярнең «Хур кызлары» романы буенча оештырылган китап укучылар конференциясен уздырды. Конференция Мәдәният идарәсе җитәкчесе Аюпов Илфар Илдар улының кереш сүзе белән башланып китте. «Әлифба» музее җитәкчесе Тазиев Дамир роман буенча үзенең фикерләрен җиткерде, тулаем анализ ясады. «Хур кызлары» романыннан Рүзия Хәкимова, Рамил Мөхетдинов, Рилә Абдрахманова башкаруында шигырьләр укылды. Рух, Әхлак, Сафлык, Матурлык, Горурлык төшенчәләре турында фикерләр алыштылар, катнашучылар тарафыннан авторга роман буенча сораулар, тәкъдимнәр җиткерелде. «Сәхнә» журналының баш мөхәррир урынбасары Алсу Габдуллина үзенең матур җырларын бүләк итте, шулай ук «Тәгәри китте язмышлар» дип аталган яңа пьеса сюжетлары өчен халыктан килгән тормыш тарихлары-язмаларга бәйге оештыру турында сөйләп узды. Район мәгариф бүлегенең милли мәгариф өчен җаваплы белгече Мостафина Энҗе рәхмәт сүзләрен җиткерде. Конференция ахырында Зиннур Хөснияр Арча районы җитәкчеләренә һәм халкына рәхмәт сүзләрен җиткерде.
2022 елның 7 июне
2 фото
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең конференц-залында Татарстан Республикасы муниципаль районнарында «Иң яхшы эшмәкәрләр Советы» III Республика конкурсының финал өлеше узды. Конкурс кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясенә 20 ел тулуга багышланган чараларның бер өлеше булып тора һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы белән стратегик партнерлыкта уздырылды. Чарада Азнакай, Аксубай, Актаныш, Арча, Буа, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы,Минзәлә, Түбән Кама, Сарман, Спас, Тукай, Чистай, Балык Бистәсе муниципаль районнары һәм Казан, Чаллы шәһәрләре эшкуарлары советы вәкилләре катнашты. Конкурс йомгаклары буенча Арча муниципаль районы эшкуарлары Советы Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес предприятиеләре Ассоциациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Алга таба да уңышлы эшчәнлек телибез!!!
2022 елның 26 мае
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International