ФОТОРЕПОРТАЖЛАР

10 фото
Балаларны яклау көнендә Арча районында «Мин Арча баласы» фестивале узды. Бәйрәм Казансу паркы территориясендә районның барлык балаларны җыйды. Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Габделфәртович Нуриев барлык балаларны да бәйрәм белән котлады. Программа кысаларында халык һөнәрчелеге буенча мастер-класслар, халык уеннары, иҗади конкурслар үткәрелде. Бәйрәмгә татар эстрадасы йолдызлары Илназ Бах, Гүзәл Идрисова, Илназ Гарипов, Фәрит Низамиев чакырылган иде. Фестивальдә беренче тапкыр Арча балалар сәнгать мәктәбенең «Күңелле балачак» вокаль ансамбле башкаруында «Мин Арча баласы» проекты гимны яңгырады. «Аллегро» һәм «Сөембикә» бию төркемнәре чараны флешмоб белән бизәделәр. Бәйрәмдә конкурста катнашкан һәр кешегә «Мин Арча баласы» проекты логотибы төшерелгән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
2021 елның 1 июне
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International